Тоткыннар белән яңа алмашу 2025 елның февралендә булырга мөмкин. Бу хакта дәүләткә хыянәттә гаепләнеп хөкем ителгән балерина Ксения Карелинаның адвокаты Михаил Мушаилов сөйләгән.
"Мин белгән мәгүлүматларга күрә, Ксения Карелина алмаш исемлекләрендә бар һәм бу алмаш 2025 елның февралендә булырга тиеш", дигән Мушаилов "Понятно.медиа" эфирында.
Карелинаның Русия ватандашлыгыннан тыш АКШ ватандашлыгы да бар. 2024 елның августында Екатеринбурдагы мәхкәмә аны Украинаның Razom for Ukraine фондына 52 доллар акча күчерүе өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Карелина гаебен таныды.
Мушаилов алмаш исемлегенә кертелгән башка кешеләрнең исемнәрен белмим, дигән.
Кичә, 14 ноябрьдә "террорчылыкны аклау"да гаепләнеп биш елга колониягә җибәрелгән социолог Борис Кагарлицкий да"чираттагы алмаш турында сөйләшүләр җанлануы" хакында сөйләгән иде. Ул үзен алмаш исемлегенә кертмәүне сорый.
- Быел 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Русиягә Көнбатыш илләрдә хөкем ителгән 8 кеше кайтты.
- Русия һәм Көнбатыш илләре арасында тоткыннар алмашы кысаларында Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш та азат ителде. Ул Русия төрмәсендә 288 көн утырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!