Юлия Навальная Русиянең 16 сәяси тоткынны, шул исәптән сәясәтчеләр Илья Яшин белән Владимир Кара-Мурза, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, Азатлык журналисты Алсу Кормашның азат ителүе уңаеннан видео чыгарды.
"Башта Әнкарага, аннан Кельнга очкан очкычта минем ирем дә булырга тиеш иде. Без сезгә бу хакта ярты ел элек, аны Харп колониясендә үтерүләреннән соң сөйләгән иде. Германиядә гомерлек мөддәткә утыртылган ФСБ киллеры [Вадим] Красиковны нәкъ менә аңа алмашырга тиешләр иде", ди ул.
Навальная сүзләренчә, ул чакта бу мөмкин булмастай хәл кебек тоелган, ләкин "хәзер бу ап-ачык" — Владимир Путин чынлап та чит илдә тоткарланган Русия шымчыларына алмашка сәяси тоткыннарны бирергә ризалашкан.
"Навальный иреккә чыгар дигән уй гына да Путин өчен шул кадәр куркыныч булган ки, ул аны үтерде", ди ул.
Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.
Навальный үлгәч тә, көрәштәшләре аны Вадим Красиковка алмашу планын эшли идек дип сөйләде. Красиков 2019 елның августында чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен 2021 елның декабрендә Германиядә гомерлеккә төрмәгә утыртылды.
Коррупциягә каршы көрәш халыкара фонды җитәкчесе Мария Певчих әйтүенчә, 2023 елның декабренә алмаш планы хупланган булган. Путинга Навальныйны алмашу тәкъдимен эшкуар Роман Абрамович тапшырган.
15 февральдә Певчих бу хактагы сөйләшүләр "тәмамланып килә" дигән мәгълүмат алган, ә икенче көнне Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Навальныйның колониядә үлүен хәбәр итте.
Мондый алмаш әзерләнүе турында Көнбатыш басмалары да язды.
- Навальный үлгәннән соң Русия сәяси тоткыннарын Көнбатышта тоткарланган шымчыларга алмашу турындагы сөйләшүләр быел җәй көне генә яңадан башланган.
- 1 августта бер төркем Көнбатыш илләре һәм Русия арасында тоткын алмашу үтте, шуның нәтиҗәсендә Русия ягыннан 16 кеше азат ителде һәм аларга илдән китү оештырылды. Шулар арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш та булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!