Русия хөкүмәте Украинадагы сугышта катнашырга дип саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә бер тапкыр бирелә торган акчаларны түләү тәртибен үзгәрткән.
28 декабрьдән гамәлгә кергән яңа карарга ярашлы, контракт төзегән вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында булган русияләргә мондый түләүләр бирелмәячәк. Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Элек контракт төзеп сугышка киткән тоткыннарга бер тапкыр бирелә торган акчаларны түлиләр иде, аларның күләме федераль һәм төбәк програмнарга карап төрлечә булды.
Июльдә Русия президенты Владимир Путин 2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр контракт төзегән хәрбиләргә бер тапкыр 400 мең сум түләү турында фәрман имзалады.
Моннан тыш, күпчелек төбәкләр өстәмә түләүләр һәм башка ярдәм чаралары кертте.
- Хөкем ителгән русияләргә контракт төзегәннән соң җинаять эзәрлекләвеннән азат ителү мөмкинлеге 2023 елда бирелде.
- 2024 елның мартында Русия Думасы контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.
- Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.
- Кагыйдә буларак, тоткыннарны фронтның иң авыр урыннарына җибәрәләр, бу затлы хәрби бүлекчәләрнең көчен булдыралганча саклап калу өчен эшләнә.
- Элекке тоткыннар үзләре колониядән фронтка китүчеләрнең 50-70 проценты һәлак була, дип саный.
- Сугыштан кайтканнан соң тоткыннар еш кына кабаттан җинаятьләр кыла. "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарганча, 2022 елның февраленнән башлап 2024 елның сентябренә кадәр сугыштан кайткан Русия хәрбиләре 460тан артык кешене үтергән һәм имгәткән.
Бу кешеләрнең кимендә 242се – үлгән, калганнары авыр җәрәхәтләр алган. Барлыгы 426 хәрби җинаятьләр кылган, шуларның 246сы – элекке тоткыннар, колониядән сугышка киткәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!