Бүген, 20 сентябрьдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның (Алсу Кормаш) Журналистларны яклау комитеты бирә торган Матбугат иреге өчен халыкара бүләген алачагы билгеле булды.
— Журналистларны яклау комитеты (CPJ) тарафыннан танылуым минем өчен зур әһәмияткә ия. CPJ мине азат итү кампаниясен уздыруда төп рольне уйнады, моның өчен мин чиксез рәхмәтле. Күренекле өч журналист белән янәшә басып тору - минем өчен зур дәрәҗә, аларның батырлыгы һәм чыдамлыгы мине илһамландыруын дәвам итә, дип белдерде Кормаш.
Алсу Кормаштан тыш бүләк Нигердан тикшеренүче-журналист Самира Сабу, фәләстин журналисты Шрук Әл Айлә һәм Гватемала журналисты Куими де Леонга тапшырылачак.
Бүләкләрне тапшыру тантанасы 2024 елның 21 ноябрендә Нью-Йоркта узачак.
- Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Бу китапта Украинага һөҗүм итүгә каршы чыккан 40 русияленең тарихы язылган.
- 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте.
- 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!