Русиянең Украина чигенә китерелгән гаскәрләре иярчен фотоларында

Аннексияләнгән Кырым башкаласы Акмәчеттән төньяктарак Октябрьскидагы һава аланы урынына Русиянең яңа китерелгән гаскәрләре һәм хәрби техникасы, 10 февраль 2022

Кырымның төньяк-көнбатышында Русиянең яңа китерелгән хәрби техникасы. Баккал (Славное), 9 февраль.

Кырымдагы Новоозерное бистәсе янына китерелгән хәрби җиһазлар һәм гаскәрләр, 9 февраль, 2022.

Беларусның Гомель шәһәре янындагы "Зябовка" һава аланына да күптән түгел хәрбиләр, техника һәм боралаклар китергәннәр. Биредән Украина чигенә 25 чакрым гына. 10 февраль 2022.

Речица янында тупланган Русия гаскәрләре. Речица Гомель өлкәсендә, Украина чигеннән 55 чакрымда урнашкан. 9 февраль, 2022.

Украина чигеннән 100 чакрымлап көнчыгышта, Русиянең "Курски" хәрби полигонына китерелгән хәрби техника. 9 февраль 2022.

"Курски" полигоны, 8 февраль 2022 ел.