10 июнь Франциядә Европа футбол беренчелеге башлана. Беренче уенда Романия кыр хуҗасы - Франциягә каршы уйный. Романия такымында шушы илдә туып үскән кырымтатар футболчысы Дениз Алибек уйный.
4 июнь Акмәчеттә Кырым Сабантуе узды. Бу аннексияләнгән Кырымда инде өченче Сабантуй булды. Элекке еллар белән чагыштырганда кырымтатарлар аз иде.
18 май Кырымда, Украинада, Татарстанда, Русиядә һәм дөньяның төрле почмакларында кырымтатарларны илләреннән сөрүне искә алу чаралары үтте, сәясәтчеләр белдерүләр белән чыкты.
4 яшендә Кырымнан сөрелгән Энвер әфәнде: "Мин бүгенге хакимияткә ышанмыйм, алар ялган сөйлиләр. Болар безнең балаларыбызны тоткарлыйлар, автоматлар белән, битлекләрдә килеп йортларыбызны тентиләр, кешеләребез югала", диде.
85 яшьлек Севиль Латиф-заде: "18 майда 1944 елда иртән сәгәт 5тә мине Кырымнан чыгарганда миңа 12 яшь иде. Без нацилар оккупациясендә бик кыйналдык. 2014 елның февраль аеннан башлап Кырымда минем халкым шундый көтелмәгән авыр көннәр үткеречәген көтмәгән идем."
Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Веджие Кашка матәм чарасында чыгыш ясап, "Без 50-60нчы елларда ничек хәрәкәт иткән булсак, шулай итеп адымлап-адымлап эшебезне элеккечә башларга тиешбез, кул кушырып утырмыйк" диде.
Кырымтатар сөргененә 72 ел тулу уңаеннан Кырымның төрле урыннарында, Акмәчет, Бакчасарай, Судак һәм башка шәһәр-авылларында матәм чаралары үтте.
Украина президенты Петр Порошенко Евровидение бәйгесендә җиңү яулаган кырымтатар җырчысы Җамалага Украинаның халык артисты исемен бирде.
ATR бәйсез кырымтатар телеканалы 18 май – матәм чараларына сөргенне искә алу символикасы тәкъдим итте
Швециядә узган Евровидение бәйгесендә шактый драматик көрәштә җиңүне Украинадан чыгыш ясаган кырымтатар җырчысы Җамала яулады. Кырымтатар сөргененә багышланган җыр башкарып ул татарны бар дөньяга танытты.
Хыдырлез бәйрәмендә быел хакимият җыеп китергән татарлар катнашты. Борынгы төрки йола интернационалга әйләнде, сәхнәдән "Христос воскрес" дип котладылар.
5 апрель Кырымда Энвер Исмаиловны җирләделәр. Аның янган мәете янында кырымтатар байрагы табылган. Шул ук көнне билгесез кешеләр Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе Али Озенбашның әтисе йортына басып кермәкче булган.
21-22 мартта Бакчасарай һәм Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел тулуны билгеләп үттеләр. Чараларның берсенә Skype аша Казан зыялылары да кушылды.
15 мартта Романия башкаласы Бухарестта Украина илчелеге һәм Романиянең Геополитика клубы оештырган "Украина һәм Кырым" конференциясе үтте.
Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре киңәшчесе Мостафа Җәмилев 18 мартта БМО Иминлек Шурасында кырымтатарларның хокуклары торышы турында чыгыш ясаячак.
АТР бәйсез кырымтатар телеканалының иярчен ширкәтенә булган бурычы сәбәпле аның эфирдан китү куркынычы туды.
Европа тапшырулар берлеге Евровидение-2016 бәйгесендә Украинаны тәкъдим итәчәк кырымтатар җырчысы Җамаланың "1944" җырына дәгъвалары булмавын раслаган.
8 март алдыннан узган “Кырымтатар аналары форумы”нда ханымнарга алдан хәбәр итми генә Җәмилев, Чубаров һәм Ислямовны “халык дошманнары” дип игълан иткән резолюция таратылды һәм алар милләтнең бу җитәкчеләрен хөкем итте дип белдерелде.
3 март Акмәчеттә Кырым прокуратурасы таләбе белән Кырымтатар мәҗлесен тыю хакында беренче мәхкәмә утырышы узды. Киләсе утырыш 10 мартка билгеләнде.
21 февраль кичендә Украинада Евровидение ярышына намзәтне сайлау финалында кырымтатар җырчысы Җамала җиңеп чыкты.
дәвам