Арча районының Штерә авылында сатлыкҗан дип саналган Гомәр Һадиев исеме сугышта һәлак булганнар мемориалына өстәп язылды.
Яшьләрнең "Азатлык" берлеге, "Фикер" клубы, "Таңбатыр" җәйләвен оештыру комитеты һәр татарны 2013 елда җиде агач утыртырга чакыра.
Казан сукбайлары өчен яңа үзәк ачылачак. Яшәү шартлары яхшырак булса да, ул да элеккесе кебек 60 кешегә генә исәпләнгән.
Татарстан рәссамнары биш ел элек сайлаган идарәнең вәкаләте чыкты. Берлек рәисе Зөфәр Гыймаев корылтай уздырырга ашыкмый.
Татарстанның инвестиция-венчур фонды мөдире Айнур Әйделдинов сүзләренчә, сигез ел эчендә республикада венчур фонды аша сигез мең проект узган. Шулар арасыннан нибары утызга якыны гына старт-ап, ягъни әзер проект дәрәҗәсенә үсеп җиткән.
25 апрель Казанга АКШ һәм Европа илләреннән инновацион идеяләр эзләүче һәм аларны финансларга әзер булган эре инвестиция фондлары җитәкчеләре килде.
Идел һәм Чулман елгалары ярында үз йортлары белән гомер итүчеләр су басудан гына түгел, ә җир шуышудан да куркып яши.
1 мартта Казанда француз тарихчысы Ренэ Гроссеның “Далалар империясе” (“Империя степей”) китабы тәкъдим ителде. Аны француз теленнән АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов тәрҗемә иткән.
Узган атна юл иминлеге кагыйдәләрен бозган Татарстанның элекке икътисад министры, хәзер КФУ проректоры Марат Сафиуллин эше яңа юнәлеш алды. Полиция ул документсыз машина йөрткән дип белдерә.
Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко чәршәмбедә Казанга килеп, "Русия өчен 83 субъект – ул күп", дип белдерде.
Татарстан Дәүләт шурасында "нәсел утарлары" турында канун әзерләнә. Ул тормышка ашса, теләге булган һәр кеше дәүләттән бушлай 1-2 гектар җир алып, аны утар итеп рәсмиләштерә алачак.
Татарстан полициясе түрәсе сукбайлар Универсиада кунакларына куркыныч тудырмый, алар шәһәрдән мәҗбүриләп чыгарылмаячак диде.
Татарстан башкаласында янә шәһәрне сукбайлардан арындыру кампаниясен башларга җыеналар. Универсиада вакытында алар кунакларның күзенә күренмәскә тиеш диелә.
Русиянең саклану министры Сергей Шойгу элекке министр Анатолий Сердюковның Казан хәрби госпитален ябу турындагы карарын үзгәрешсез калдырган.
Зур төзелешләр, зур казанышлар белән мактанучы Татарстанда җитәкчелек мәктәпләрне төзекләндерү эшен ата-ана җилкәсенә йөкләргә тәкъдим итә.