Башкортстанда да Корбан гаетенә җыелган мөселманнар мәчетләргә сыймыйча, бәйрәм намазларын тышта укыды. Уфаның Ләлә мәчетендә республика башлыгы Рөстәм Хәмитов мөселманнарны башкорт телендә котлады.
Башкортстанда балалар иминлеген тәэмин итү җәһәтеннән яңа кагыйдәләр кертеләчәк. 21 сентябрь Уфада мәктәпкә дип чыгып киткән 11 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылды.
Октябрь аенда Башкортстанның аерым биләмәләрендә халык исәбен алу үтәчәк. Русиянең статистика федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе белгечләре бу кампаниягә әзерләнә башлады.
Архангел районы Кызгы авылында аю берничә сыерны еккан. Ерткыч хайваннарның авылларга ныклап якынлашуы тәүгегә күзәтелә. Сунарчылар аюларның шашуын урманнарда җәнлекләргә азыкның аз булуы белн аңлата.
Башкортстандагы Ишембай районының Урман-Бишказак авылында яшәүче Данияр һәм Дилә Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә өч игезәк бала дөньяга килгән.
Уфада бик күп еллар тукталып торган тоннельне төзү эшләре яңартыла. Ул төзелеп бетсә М5 юлына чыгу өчен якынча 6 минут вакыт җитәчәк. Тоннельның озынлыгы 1200 метр булачак.
Башкортстанда яшәүче таҗиклар Таҗикстан бәйсезлегенең 24 еллыгын билгеләде. Бәйрәмгә шулай ук әрмәннәр, үзбәкләр, башкорттар, татарлар да килде. Сәхнәдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады.
Быел республикадан 132 кеше изге сәфәргә бару теләген белдергән. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга азрак.
Белем көнендә Уфада балалар бакчасына түләү хакын арттырдылар. Шулай ук бүгеннән Уфада башлангыч класс укучыларына бушлай сөт бирелмәячәк.
Башкортстанның умартачылык тауарлары дөнья базарында киң танылу ала ала ди Халыкара умартачылар федерациясе президенты Жиль Ратиа.
Башкортстанның Кырмыскалы районында җирле шартларга яраклаштырылган биш мең алмагачтан торган яңа питомник утыртылачак.
Уфа амфитеатрында кунаклар өчен башкорт туе йоласы күрсәтелде. Сценарийны әзерләүдә халык мәдәниятен өйрәнүче белгечләр катнашкан.
Башкортстанда бурыч өчөн йорт малын алып китүнең тәүге очрагы теркәлде. Кырмыскалы районында коллекторлар пенсионерның бердән-бер сыерын тартып алган.
Башкортстанның Октябьски каласына Украинадан килгән качаклар авыр хәлдә калган. Алар көн итеп яткан интернатны бушатырга кушканнар.
Башкортстанда аталар статусы турында уйлана башладылар һәм конкурс оештырдылар. Аны “Ата һәр яктан маһир!” тип атадылар. Аталар аш пешерүдә, кулинар осталыкта ярышты. Бәйгенең төп үзенчәлеге – катнашкан һәр гаиләдә мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләнә.
Уфадагы Социнвестбанк гадәти режимда эшли башлады. Хәбәр ителгәнчә, әлеге банк 27 июльдән бирле ябык торды.
Уфада беренче тапкыр һава шарларында ярыш оештырылды.
Башкортлар белән маҗарларның уртаклыгын тикшерү өчен Башкортстанга Маҗарстан археологларының фәнни экспедициясе килде.
Карабодай, дөге ярмасы, шикәр югары бәягә сатыла башлады. Шикәргә бәя артуын белгечләр эшкәртүче ширкәтләрдә вакытлыча чимал тәмамлануы белән аңлата.
Русиядә Көнбатыш илләреннән китерелгән азык-төлекне яндыру һәм башкача юк итү кампаниясе башлану белән хакимият вәкилләре Уфа кибетләрендә дә тыелган азык-төлекне эзләргә кереште.
дәвам