Башкортстанның Баймак районы Мансур авылы зиратында җирләнгән күренекле шәхес, ислам дөньясында танылган Мөҗәвир хәзрәтнең кабер ташын вандаллар ваткан. Вандаллар шулай ук чардуганны һәм кабер янындагы утыргычларны да җимергән.
Башкортстанда соңгы араларда 20ләп ялган шалтырату нәтиҗәсендә сәүдә үзәкләреннән, кунакханәләрдән барлыгы 15 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.
Башкортстанда башкорт телен укыту мәсьәләсендә киеренкелек килеп тугач иҗтимагый оешмалар, халыкка мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсен чишү турында үз тәкъдимнәрен Дөнья башкорт корылтаена җибәрергә чакырды.
20 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанда "Театр төне" узды. Ел саен яңа иҗат мизгеле ачылыр алдыннан уза торган йолага әверелгән бу чара барышында сәхнәләштерелгән тамашалар, театр осталыгы дәресләре оештырылды.
Башкортстан мәктәпләрендә укучыларның 75 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак укытуны сайлаган, диде республика башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Башкортстанның Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназиясендә ата-аналар башкорт телен укытуга ризалык биргән.
Уфа шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназиясендә башкорт телен укыту былтыр ничек булса, яңа уку елыннан да шулай дәвам итә. Бу хакта Азатлыкка гимназия директоры Ләйсән Фазлетдинова сөйләде.
Башкортстан мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә билгеләнәчәк Корбан бәйрәме сәбәпле Уфада 4 сентябрьгә күчерелгән Белем бәйрәмен кире айның беренче көненә кайтарырга булды.
Уфада умартачыларның I бөтенрусия конкурсы үтте. Бәйгедә катнашучылар "иң яхшы умартачы" һәм башка номинацияләрдә осталыгын күрсәтте.
Уфада умартачыларның I бөтенрусия конкурсы булып үтте. Бәйгедә катнашучылар. "Иң яхшы умартачы" һәм башка номинацияләрдә белемен һәм осталыгын күрсәтте.
Башкортстаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме бүген Мәккәгә юлланды. Төркөмдәге 49 кешенең 45е хаҗга тәүге тапкыр бара. Быел республикадан барлыгы 600лап мөселман хаҗга барырга теләк белдергән. Хаҗиларны Башкортстан мөселманнары диния нәзараты вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре озатып йөриячәк.
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт телен укыту методикасын яңартырга чакырды. Берүк вакытта ул ана теле сәгатьләре киметелсә дә, укытучыларны кыскарту булмаячак дип ышандырды.
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт телен укыту методикасын яңартырга чакырды. Берүк вакытта ул ана теле сәгатьләре киметелсә дә, укытучыларны эштән җибәрү булмаячак дип ышандырды.
Башкортстаанның Кушнарен районындагы Илмырза күле буенда 60лап баланы туплаган “Яшьлек” аланы эшли башлады. Беренче тапкыр оештырылучы аланга балалар Башкортстаннан, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән җыелды.
Башкортстанның Бөре районында янгында тугыз кеше, шул исәптән биш бала һәлак булганнан соң республикада иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерү башланды. Төрле район һәм шәһәрләрдә янгын иминлеген тикшерүчеләр йорттан-йортка йөреп аңлату эшләре алып бара.
Башкортстан миграция хезмәтләрендә озын чиратлар барлыкка килде. Ялга барырга теләүчеләр чит ил паспорты алу өчен сәгатьләп кенә түгел, көннәрчә чират торырга мәҗбүр. Алар арасында балалы аналар да шактый. Алар миграция хезмәтендә уңайлы шартлар тудырылмауга зарлана.
Башкортстанда 7 август – матәм көнө. Бөре районы Үгез авылында дүшәмбегә каршы төндә бер өй янып тугыз кеше, шул исәптән биш бала һәлак булды. Гаилә авылда үрнәк иде, җитеш тормышта яши иде дип искә ала авылдашлары.
Шүлгән Таш табигый тыюлыгына туристлар машиналар белән кереп зур зыян салган, кызык эзләп йөрүче төркем Кызыл китапка кертелгән сирәк үләннәрне таптаган, үз маҗараларын видеога да төшереп барганнар. Хәзер бу эшне тикшерү башланган.
Уфада "Меркурий" төзелеш ширкәтеннән фатир алам дип алданган бер төркем өлешче ачлык игълан итте. Алар үз фатирларының төзелеп бетүен инде сигез ел көтә. Өлешчеләр шушы юл белән үз хәлләренә хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итәргә өметләнә.
Кара коңгызлар кара яу булып Башкортстанга ябырылды. Стәрлетамак каласында хәл аеруча аянычлы. Уфа урамнары да кара бөҗәкләр белән тулган. Мондый хәл Башкотстанда беренче мәртәбә күзәтелә.
дәвам