Башкортстанда моңарчы булмаган табигать күренеше, өермә инде берничә районда күзәтелде. Миякә районында өермә нәтиҗәсендә тулы бер авыл зур зыян күрде. Көчле җил өй түбәләрен алып атты, агачларны аударды. Уфада да көчле җилдән зыян күрүчеләр бар, агачлар ауды, урамнардан су елга булып акты.