Кичә “Мин һәм минем шәҗәрәм” дип исемләнсә дә, тарих, Хәтер көне, миллилеккә кагылган сораулар да күтәрелде.
Шушы көннәрдә Казанда “Саматов укулары” дип исемләнгән икенче фәнни конференция булып үтте.
Болгарда сәләтле мөселман яшьләрнең "Алтын урта” җәйләве – I Проектлар мәктәбе" тәмамланды. Анда кырыклап кеше катнашты.
Мөселман яшьләре фестивале мөселман булып татарча белмәгән, тел белеп динне белмәгән яшьләр булуын күрсәтте.
Казанда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман яшьләре белем алды, аралашты, яңа тәҗрибә туплады.
Киләсе атнада Казанда мөселман яшьләре фестивале үтәчәк. Анда Русия һәм Татарстан районнарыннан 150 кеше катнаша.
Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар балалары өчен “Дуслык” җәйләве яңа сезонын ачып җибәрде. Быел аны оештыру эше Шаяннар һәм тапкырлар клубы егет-кызларына тапшырылган.
15 июнь Казанда II Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы ачылды. Әлеге чара “Милли тормыш һәм дин” исеме астында үтә.
Бу эшне Диния нәзарәте күтәреп чыкты. Мөселман яшьләре белән эш шушы оешма аша башкарылачак, ди оештыручылар.
“Алтын урта” татар мөселман яшьләре җәмгыяте танылган язучы Фәнис Яруллин янына кунакка барып кайтты.
Казанда “Мираж” отелендә оештырылган "Сокүк – төбәк инфраструктурасы үсешенә яңа мөмкинлек” конференциясе иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте.
“Болгар” номерлары урынында төзелгән бина 26 апрельгә ачылыр, дип игълан ителгән иде. Әмма эшен җиренә җиткереп бетермичә ул әле ачылмаячак икән.
Казанда Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган “Алтын урта” клубы “Үз бизнесыңны ничек башларга?” дигән темага остаханә үткәрде.
Бәйге вокал, нәфис сүз, рәсем ясаудан оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр арасында үтте
"Алтын урта" клубының чираттагы кунагы – Нәҗип Нәккаш белән очрашуда яшьләр шәмаил ясау серләре белән танышты.
Диния Нәзарәтенең “Алтын урта” клубында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән очрашу үтте.
Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале быел 29нчы тапкыр үтә. Менә 2 ел инде биредә татар операсы куелмый.
“Безнең гәҗит” чит илләргә йөреп дөрес үрнәк ала алмаган түрәләр, Казанны кар астында килеш калдырып, Испаниягә киткән Метшин һәм мөфти Госман Исхакыйны “кешечә” озата алмаулары турында яза.
Мәдәният министрлыгы коллегиясендә эш хаклары, тарихи һәйкәлләрнең югалуы, һ.б. сораулар күтәрелде.
Танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең туган төбәгендә аның юбилей бәйрәмен зурлап бәйрәм иттеләр.
дәвам