Олимпиадада кайсы ил өчен җан ату турында соравны җаваплап кемнәрдер "экзотик ил өчен" дисә, кайберәүләр "үз халкына тигез итеп караган ил такымы өчен" дип белдерде.
АКШ чаңгычысы Гас Кенуорти Олимпиада беткәч үз иленә Сочидагы урам көчекләрен алып китәчәген белдерде.
Сочида Олимпия уеннарын ачу тантанасы купшы итеп үткәрелде. Көтелмәгән мизгелләр дә булды.
7-23 февраль көннәрендә Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык хәбәрчеләре бу уеннарның иң кызыклы мизгелләрен барларга тырышты.
Башкортстаннан Сочи Олимпиадасында 14 спортчы катнаша. Республика президенты Рөстәм Хәмитов анда катнашучы спортчылар өчен җан атачагын белдерде.
Олимпиада ул әле спорт ярышлары гына түгел. Аны үзенә күрә кием бәйгесе дип тә карарга була. Төрле илләр анда үз вәкилләрен төрле төсләрдәге киемнәргә киендереп җибәрә.
Олимпиада ачылыр алдыннан Көнбатышның иң абруйлы журналлары игътибарны спортка түгел, ә Русиядәге проблемнарга юнәлтте.
7 февральдә башланачак Олимпия уеннарына бик аз вакыт калып барганда Сочидагы күп кенә корылмаларда эш әле тәмамланмаган.
Аерым илләр Олимпиадада медаль алган үз спортчыларын акчалата да бүләкли. Элекке совет республикаларында медаль өчен вәгъдә ителгән акчалар Көнбатыш илләрендәгедән күпкә зуррак.
Медаль авырмы? Аны ясарга күпме вакыт кирәк? Сочида ничә полиция хезмәткәре бар? 2014 Сочи Олимпиадасына киткән акчага нәрсәләр төзеп булыр иде?
Сочида кышкы Олимпия уеннарында Русия данын яклап чыгыш ясаячак спортчылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар.
Олимпиадага санаулы көннәр калып барганда Сочиның үзендә һәм ил буйлап "ихтимал террорчыларны" эзлиләр.
дәвам