Алабугадагы Татар иҗтимагый үзәге активистлары, Путин сүзенә ышанмыйча, Татарстан президенты атамасын саклап калу өчен имза җыя башлаган.
90нчы елларда Чаллыда татар мәнфәгате өчен көрәшкән фидакарь апаларның берсе – Асия Зиннурова белән шул чорларны искә алдык.
30 августтан соң Татарстан Мәскәү белән кыюрак сөйләшә, чит илләргә сәфәрләр оештыра, Казанны, Татарстанны җир шарына таныта башлады.
Халык таләбе белән яулап алынган декларация һәм халкыбызның таләбе булган референдум һәм конституцияне халыктан качып, чын хыянәтчеләр булып Мәскәүгә кире тапшырдылар.
"Бу көн безгә күктән төшмәде, без аны яулап алдык", ди язучы Фәүзия Бәйрәмова.
"Үзебез ахмак булмасак, милләтебез үз ниятләренә ирешәчәк", ди журналист Римзил Вәли.
Җөмһүрият өчен көрәшергә һәм яулап алганны кулда тота белергә кирәк, ди язучы Рабит Батулла
"Суверенитет – безнең ышанычыбыз һәм өметебез, 30 август – безнең сәяси-милли бәйрәмебез."
90нчы елларда Әлмәттә милли хәрәкәт башында торган активистлар хәтирәләре белән уртаклаша.
Ул елларда тулысынча бәйсезлеккә ирешү өчен татарда акыллы, кыю, үз артыннан ияртеп барырдый кеше табылмады.
Кызганыч, ләкин чынбарлык шул ки – соңгы чиктә суверенитет булмады, киресенчә, казанылган байтак хокуклар юк булды.
Хәзер бу көнне суверенитет бәйрәме дип булмый, чөнки суверенитет чалымнары аз калды.
дәвам