"Фейк" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" турындагы 8000 эшне анализлап, белгеч аларның кимендә 500е әләкләр ярдәмендә ачылуын ачыклаган. Кешеләрне телдән әйткән сүзләре өчен дә штрафка тартканнар. Әгәр берәрсе әләкләмәгән булса, куәт оешмалары вәкилләре бу хәл турында белми дә калган булыр иде.
"2022 елда күпләр анда калырга мөмкин дип уйлый иде әле: янәсе сугыш бетәчәк тә, анда акчалар елга булып агачак. Хәзер мондый әйбер юк - сугыш сузыла, кешеләр кәнәфиләрендә "кысылып" калды. Даими вазифада эшләсәләр дә, моны вахта кебек кабул итәләр. Мөмкинлек чыгу белән кире кайтып китәләр", диелә.
Быел күп кенә шәһәрләрдә яшәүчеләр Беренче май бәйрәменең рәсми шигаре - "Тынычлык. Хезмәт. Май" плакатларыннан "тынычлык" дигән сүзне алып атуларын сизгән. Русия хакимиятләре "тынычлык" сүзен кулландырмый, моны сугышка каршы чыгу дип бәяли.
Мәскәүгә очып килгән таҗикларны күп сәгатьләр буе һава аланында тоталар, тиешле шартлар тудырылмаган. Мәскәү Русиягә очып килгән чит ил ватандашларын тоткарлап тору "вакытлы күренеш", кешенең милләтенә карап эшләнми ди. Таҗикстан исә үз ватандашларына Русиядә тискәре мөнәсәбәт бар дип борчу белдерә.
2018 елның гыйнварыннан 2022 елның аена кадәр Binance американнар белән Иранда яшәүчеләр арасында 899 миллион долларлык акча күчерүләрне башкарган. Мәхкәмә бу "АКШның Иранга каршы керткән чикләүләренең нәтиҗәләрен какшаткан", дип саный.
Молдовада октябрьгә президент сайлау һәм илнең Европа берлегенә керүе турында референдум билгеләнгән. Күптән түгел Watchdog.md уздырган фикер белешү нәтиҗәләренә күрә, сораштыруда катнашканнарның 56,5%, ягъни яртысыннан күбрәге Европа берлегенә кушылуны хуплый, 25,2% каршы, 9,5% әле хәл итмәгән.
Проектның сайты томаланган сайтлар исемлегенә әлегә кертелмәгән, ләкин бүгеннән ул Русиядә VPNсыз инде ачылмый.
Яһүд автоном өлкәсе белән Хабаровски краенда вазгыять иң катлаулысы диелә.
Яңа фиркаләр әлегә теркәлү үтә. Алар арасында Ржев шәһәрендә яшәүче журналист Екатерина Дунцованың "Рассвет" фиркасе һәм Донецки фетнәчеләренең элекке лидеры Игорь Стрелков тарафдарларының "Русская весна" фиркасе дә бар.
"Бәйге 14 яшьтән зуррак балаларга каралган. Аның шартларына күрә, катнашучылар оккупантларны яки Владимир Путинны мактаучы видео яздырырга, яки әсәр иҗат итәргә тиеш", диелә хәбәрдә.
Аерым алганда бу Русия гаскәрен "кимсетү", "фейклар", диверсия, дезертирлык, Русиягә каршы чикләүләр кертергә чакыру, шымчылык, дәүләткә хыянәт, "ят агент" канунын бозу, теләнмәгән оешмалар эшчәнлегендә катнашу кебек эшләрдә хөкем ителгәннәргә яный.
"Хвасон-11" ракеты турында сүз бара диелә.
дәвам