Русиянең икътисади тәрәккыят министрлыгы башлыгы Эльвира Нәбиуллина, илгә чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә бернинди дә проблемалар күрмәвен белдерде. Шушы сүзләрен ул Франциянең Канн шәһәрендә барган MIPIM 2008 күргәзмәсендә әйтте.
"Бу эштә иң мөһиме - Русия тәкъдим иткән проектларның ярышчан булуы", диде Нәбиуллина. Аның сүзләренә караганда, Мәскәүдәге үзәк хөкүмәт инвесторларның хокукларын яклау һәм бизнесны җайлы, үтәкүренмәле итү өчен тиешле шартлар тудыру эшен дәвам итәчәк.
Күчемсез милек инвестицияләре өлкәсендәге MIPIM 2008 күргәзмәсе дөньядагы иң абруйлылардан санала. Анда инде өченче ел үз проектлары белән Татарстан башкаласы Казан да катнаша.