28 май Төркия тарихында беренче тапкыр президент сайлауның икенче туры узды. Хәзерге президент Эрдоган 52,14% тавыш җыеп, киләсе биш елга да Төркия башлыгы булып сайланды. Азатлык татарлар яшәгән Бөгределик авылында милләттәшләребезнең ничек тавыш бирүен күзәтте һәм демократия хакында сөйләште.