Бу гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов 2002 елда Казанда Владимимр Путин, Мортаза Рәхимов, Миңтимер Шәймиев каршында Башкортстан республикасында татар булуның кыенлыгы турында чыгыш та ясаган иде. Бу юлы Нурмөхәммәт Хөсәенов Казанга шатлыклы хәбәр алып килде.
Беренчедән: ул Казанга үзенең гимназиясендә укып, быел гимназияне тәмамлаган укучыларны Казаннның югары уку йортларына укырга керүенә ирешү нияте белән килгән. Гимназия директоры татар гимназиясен тәмамлаучыларны югары белемле итү өчен һәрвакыт шулай зур тырышлык сала.
Бу юлы Нурмөхәммәт Хөсәенов тагын бер шатлыклы хәбәр белән килде. Бәләбәй татар гимназиясенә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен Федераль дәрәҗәдә 1миллион сум грант алган. Бу грант нинди күрсәткечләргә бирелүе турында гимназия директоры Нурмөхәмммәт Хөсәенов үзе сөйли:
“Күрсәткечләребез: 13ел яшәү дәверендә:бер укучы да кануни бозуда тоткарланмады,бер укучыбыз да милициядә исәптә тормады,бер тәмәке тарткан егетләребез дә юк. Гимназияне тәмамлаучылар 85-90% югары уку йортларына керәләр. Заболеваемость, ягъни чиргә сабышу очраклары буенча безнең күрсәткечләр иң түбән. Социаль заказ буенча бурычыбызны тулысынча үтибез. Шуның өчен дә безнең бу күрсәткечләребезне танып, безгә грант бирергә булдылар.Әле алмадык.
Милли компонентны тыю мәсьәләсе безне шактый сагайтты, әлбәттә. Уку кырында телебезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә урын булырга тиеш. Без аны мәхкәмә юлы белән булса да калдырырга тырышачакбыз. Милли компонент булачак. Аның алдынннан Оптимизация дигән әкәмәт булган иде. Бездән штатны кыскартырга таләп итәләр хәзер. Мин әлегә ризалык бирмәдем.
Бу грантны 220-230лап бала укыган гимназиядә кайда, нәрсәләргә тотарга, ничек аны файдаланырга Бәләбәй гимназиясендә урын табылыр, әлбәттә. Алар әле грант алу өчен көрәшү генә түгел, милли компонентны калдыру турында да кануни рәвештә көрәш алып баралар.