17 ноябрьдә Татарстанда террорга каршы күнегүләрнең “Үтеп керү” дип аталган беренче өлеше тәмамланды.
Кытай тәкъвимендә 11.11.11 меңъеллыкның иң уңышлы көне итеп күрсәтелә. Фэн-шуй да берлене уңыш китерүче сан дип саный.
"Азатлык" хәбәрчесе Бердәмлек көне бәйрәме чараларында булып, җыелган халыктан соңгы ял көннәрендәге бәйрәмнәрдән кайсыларын хуп күрүләрен белеште.
Сайлау алды вазгыяте кыза бара, әмма халыкның күпчелеге кемне сайлыйсын әле төгәл белеп бетерми. Казан урамында үткәрелгән сораштыру.
Милли җыенның игътибар үзәгендә тел һәм милли мәктәпнең бетеп бару мәсьәләсе торды.
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне өлкән кешеләрне хөрмәтләп, алар өчен төрле чаралар үткәрү гадәткә керде. "Азатлык" хәбәрчесе казанлыларның бу бәйрәмне ничек уздырулары хакында белеште.
Биләр тыюлыгында “Сәләт”нең XV республика фестиваль-проекты узды. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.
Азатлык радиосының "Ачык микрофон" соравына казанлылар җавап бирә.
Тукайга 125 ел тулган көнне Казанда шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмгә халык күпләп җыелган иде. "Азатлык" хәбәрчесе аларның кайсы төбәкләрдән килгәннәре белән кызыксынды.
"Азатлык" радиосы Русиядә хатын-кыз хокукларының торышы белән кызыксынды. Әлеге җәһәттән сораштыру үткәрде.
"Ачык микрофон" казаннарның Русия армиясенә булган мөнәсәбәтен белеште. Фикерләр төрле.
Кешене өмет яшәтә, өметсез – шайтан, диләр. Казан урамнарында йөрүчеләр нинди өметләр белән яши икән?
30 декабрь – Советлар Берлеге оешкан көн. СССР таркалуга да 19 ел үтеп киткән.
9 май көнне Җиңүнең 65 еллыгы бик зурлап уздырыла. Соңгы елларда дәүләт ветераннарга күп ярдәм күрсәтә башлады. Әмма аларның күбесе бу хөрмәтне күрә алмады. Ә кайбер ветераннарга игътибар бүген дә җитенкерәми.
22 апрельдә Владимир Ленинның туган көне. Шул уңайдан Казан урамнарында Ленинны хәтерлисезме, аның турында ни уйлыйсыз дигән сорауларга җавап эзләдек.
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазыйфасына керешү тантанасы үтте. Казан халкы яңа президент эшчәнлеген нәрсәдән башларга тиеш дип уйлый соң?
Табибә һәм җәмәгать эшлеклесе Суфия Галиеваның яңа китабы “Олуг бүләк” рухи чистарыну турында. Әхлак, әдәп, тәүфыйк, ислам һәм кеше сәламәтлегенә багышланган.
- Русиянең бу җиңелүен мин 1904-05 еллардагы япон сугышында җиңелүгә тиңлим. Бу - империянең җимерелә башлавына көчле алхәбәр. Империя төрмәсендәге гладиаторлардан артыгын көтәргә кирәкми иде...
дәвам