Мөхәммәт белән бергә гаепләнүче 4 кеше дә, гаепләрен тануларын әйтте.
Мәхкәмә утырышында бу хакта искә төшерелгәч, Мөхәммәт: "Мин озак вакыт бу вакыйганы көтә идем, хөкем ителсәм һичьюгы шәһид китәр идем", дип җавап кайтарган. Ләкин мондый карарга шәһит булу теләге этәргечме, әллә аларга каяндыр басым булганмы? Хәзер мәхкәмә шушы соауларга җавап эзли. Әгәр мәхкәмә аларны чыннан да гаепле дип тапса, аларга үлем хөкеме яный.
Әлеге мәхкәмә эшен якыннан күзәткән Human Rights Watchның террорчылык белән көрәш бүлеге киңәшчесе Стаси Суливан басымның элекке әл-Каидә башлыгы Мөхәммәтнең үзе, яисә аңа гаепләү белдерүчеләр тарафыннан килүе турындагы сорауга җавап табарга тырыша. Суливан бу фаразларга өстәп, бәлки ике тарафның да басымы аларны мондый карарга этәргәндер дип әйтә:
"Гаепләнгән 5 кешенең 3-се үз гаепләрен таныды. Алар үзләренең кылган гамәлләре өчен гафу үтенүе яңа әйбер түгел. Монда безне борчыган икенче әйбер бар. Алар 7 ел Гуантамано төрмәсендә утырды һәм аларга анда көч куллану очраклары булуы алга сөрелә. Бу исә төрмәдәге газаплаулар аларны мондый карарга китерде дигән сорау тудыра. Икенче мәсьәлә, 11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруда гаепләнгән Мөхәммәт беренче булып гаебен таныячагын белдерүе, бәлки калган 4 кешене дә уңайсыз хәлдә калдырып, аларның да мондый карар кылырга этәргәндер”
Мөхәммәт төрмәдә үзенә көч кулланылуын әйтә. Халид Шәйх Гуантанамага китерер алдыннан CIAнең махсус төрмәсенә утыртылган иде. Анда аңа су белән тынчыктыру гамәлләре һәм башка көч куллану очракларына булуы әйтелә.
Хәзер әгәр су белән тынчыктыру очрагы мәхкәмәдә дәлилләнсә, гаскәри мәхкәмә карарының кануни булуы бәхәсләр тудырачак. Мәгълүм булганча, Буш хакимияте сораштыру вакытында, тынчыктыру юлы белән гаепләнүчене сөйләтү, көч куллану очраклары исемлегенә кертелмәгән иде.
Мәхкәмә утырышында гаеплеләр Обаманың президент итеп сайлану хәбәре игълан ителгәннән соң, мондый карарга килүен белдерде. Обама сайлау алды чаралары вакытында хакимияткә килгән очракта, Гуантанаманы ябарга вәгъдә иткән иде.
Гуантанамода әлеге вакытта Мөхәммәт һәм аның белән бергә гаепләнгән 4 тоткыннан кала, террорчылыкта гаепләнгән 250 кеше бар.