Шушы көннәрдә Бәләбәй татар гимназиясенә Башкортстанның мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре дәүләт телен укыту мәсьәләсен тикшерү өчен килгән. Әмма мәктәп мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов, бу турыда алдан әйтелмәгәнгә, урынында түгел иде.
Чәршәмбе көнне мәктәп мөдире бер төркем укучылары белән узган ел ахырында Татарстан президенты бүләк иткән Fiat автобусына утырып, Казанга килде.
Бәләбәй укучылары бирегә “Илһамлы каләм” бәйгесендә катнашырга дип килде. Гүзәл Минһаҗева шигърият бүлегендә 3нче урын алса, Гөлназ Төхвәтшинага “Шигърият” номинациясендә диплом тапшырылган. Элмира Фәйрушинага исә бәйгенең оештыру комитеты Рәхмәт хаты биргән.
Казанга килү белән файдаланып, Бәләбәй укучылары Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә белән дә танышты. Нурмөхәммәт Хөсәенов әйтүенә караганда, күргәзмә балаларга бик ошаган һәм алар татарлар өчен горурланып кайтып китә.
Шулай ук ул татар гимназиясендә башкорт телен укыту күләме тирәсендә килеп чыккан бәхәскә ачыклык кертте. Нурмөхәммәт Хөсәенов башкорт телен татар гимназиясендә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнәләр һәм беләләр дип саный.
“Яңа килгән президентның татар белән башкорт арасын җайга салырга тырышуын тоябыз, билгеле. Әмма урыннарда калган вак түрәләр элекке вазгыятьне алып барырга тырыша.
Мәгарифне күзәтү оешмасының безне мәхкәмәгә бирүе дә шуңардан дип аңлыйм. Моны мин күчеш чоры дип атар идем һәм ул җиңел генә бармастыр. Әмма югары җитәкчеләрнең нияте изге булгач, бу кыенлыкларны үтә алырбыз”, диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.