Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш зимагурлары: Татарстан Русиянең Африкадагы хәрби ялчыларына түләргә тиеш


Үзәк Африка республикасында вагнерчылар, архив фотосы
Үзәк Африка республикасында вагнерчылар, архив фотосы

Татарстан февральдән башлап Русия саклану министрлыгының Африка корпусына контрактчылар җыя. Инде 100дән артык кеше җибәрелгән дә. Һәр шундый ялчыга республика бюджетыннан 2,1 млн сум бирелә. Гомумән алганда, корпуска кеше җыю Русиянең сигез шәһәрендә бара, шуларның икесе - Татарстанда.

22 апрельдә Татарстан хәрби комиссариантыннан бер автобус ир Африкага китте. Дөресрәге, әле аларның Түбән Новгородта хәрби әзерлек һәм күнегүләр узасы бар, ләкин гаиләләре, туганнары һәм якыннары белән алар инде хушлашты. Африкада нишли алар? Конктрактчылар җыючы "Батыр" үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов сүзләренчә, алар анда "Русиянең мәнгатьфәтләрен яклаячак". Акчасын Татарстан түли - бер кешегә 2,1 млн сум. Азатлык Радиосы Русия саклану министрлыгының Африка корпусына татарстаннарны да җыю темасын тикшерде.

Африка корпусында нишлиләр?

Африка корпусы — Русия саклану министрлыгы контролендә булган һәм Русиянең Африкадагы сәяси һәм хәрби мәнфәгатьләрен яклаучы хәрби бүлекчә. Ул 2023 елның ахырында, Евгений Пригожинның һәлак булуынан соң, Вагнер хосусый хәрби ширкәте структураларын үз эченә алып, яңадан оештырылды. АКШның сугышны өйрәнү институты бу корпусның төп максаты — Русиянең Африкадагы йогынтысын ныгыту һәм Русиягә лояль хөкүмәтләргә хәрби ярдәм күрсәтү дип бәяли. Корпусны Русия саклану министры урынбасары Юныс Бәк Евкуров җитәкли, әлеге вакытта ул башлыча Мали, Буркина-Фасо, Нигер, Үзәк Африка Республикасында, Либиядә эшли. Әлеге корпуска эләгәм дип контракт төзүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрүләре дә билгеле булды. "Ватан кая җибәрә, шунда сугышабыз", дип яздылар корпусның Вконтакте төркемендә.

Корпус Вагнер төркеменең элекке сугышчылары һәм яңа җәлеп ителгән хәрбиләрдән тора. Шулай ук, "Redut" төркеме белән хезмәттәшлек итә.

2024 ел башында 100 хәрби Буркино-Фасога килде дип хәбәр итте корпусның рәсми төркеме. Тагын 200 хәрби соңрак киләчәк диделәр.

Африка корпусының социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәләрендә хәрбиләр контрактны Русия саклану министрлыгы белән төзи дип ачыктан-ачык белдерә. "Татар-информ" дәүләт агентлыгы "Африка корпусы" - Русия саклану министрлыгының элита бүлеге", дип яза. Әмма федераль агентлыклар корпус турында сөйләгәндә "имеш Русиягә бәйле" дигән гыйбәрә куллана.

Белгечләр кисәтә: Русиянең "хәрби зимагурлары" Африкадагы иминлекне какшата

Көнбатыш илләре Русиянең Африкадагы шушы астыртын эшчәнлеген тәнкыйтьләп килә. Британия һәм Канада Африка корпусына һәм аның белән бәйле физик затларга санкцияләр кертте.

Транснациональ оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш глобаль инициативасы (GI) Африкада Русия ялланып хезмәт итүчеләренең эшләре турында аналитик тикшерү чыгарды һәм Африка илләренә һәм халыкара җәмәгатьчелеккә Русиянең континенттагы йогынтысын чикләргә киңәш итте.

"Русия хәрби ялчыларының хокук бозуларда катнашуы һәм канунсыз бизнес белән бәйләнешләре Африкадагы иминлекне какшата, дип белдерде GI аналитигы Джулия Станьярд.

"Берничә ел элек аларның Судандагы аэродром аша илдән күпләп алтын чыгаруы документаль рәвештә расланды", — дип сөйли Станьярд DW басмасына. — Шундый ук эшчәнлек Үзәк Африка Республикасында һәм Малида да күзәтелде. Алар эш иткән илләрдә бу зимагурлар файдалы казылмалар контрабандасында зур роль уйный", — дип өсти ул.

АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенең (CSIS) Африка программасы кысаларында Көнбатыш һәм Үзәк Африка иминлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Беверли Очиенг Русиянең Африкада хезмәт итү өчен сугышчылар җыюның икенче бер факторына игътибар итә: бу Украинада сугышкан хәрбиләрне урнаштыру өчен яхшы урын булып тора. "Русия өчен Украина сугышын узган сугышчыларны җәмгыятькә кире кайтару һәм реабилитацияләү урынына "Африка корпусына" җибәрү уңайлы адым булырга мөмкин. Әмма бу әлегә фараз гына, чөнки Украинада тынычлыкка ирешүгә әле ерак", — ди эксперт.

Ирләрне Татарстанның берьюлы ике шәһәрендә җыялар

Рәсми мәгълүматка караганда, "Африка корпусына" ялчыларны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Краснодар, Түбән Новгород, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән җыялар. Күренгәнчә, бу исемлеккә Татарстаннан берьюлы ике шәһәр кергән. Һәм әле акчаны да Татарстан күбрәк бирә: 2,1 млн сум. Моны республика казнасыннан түлиләр. Мәсәлән, Мәскәүдә бу сан 1,9 млн сум гына. Саклану министрлыгы тагын 400 мең сум үзенекен өсти. Моннан тыш, Бизнес Онлайн язуынча, Казан белән Чаллы казнасыннан да 300әр мең сум бирү каралган, ләкин әлегә ул юк.

Корпуска кушылуга өндәгән кәгазләрдә айлык хезмәт хакы 240 мең сум булачак дип вәгъдә итәләр.

Басма мәгълүматынча, Татарстаннан ирләрне "Батыр" оешмасы җыя. Башка төбәкләрдән килүчеләр дә күп. Аларны башта Түбән Новгородка хәрби күнегүләр полигонына җибәрәләр. Монда кимендә өч ай әзерләнәләр.

"Батыр" оешмасы җитәкчесе Вячеслав Кузнецов сүзләренчә, контракт бер елга төзелә. Аның ярты елы Африкада уза. Бер елдан соң килешүне озайтырга мөмкиннәр.

Татарстаннан Африка корпусына кеше җыю февральдә башланды. Реклам кампаниясе көчле, бөтен дәүләт басмалары, Вконтактедагы пабликлар бу хакта бертуктаусыз яза, мәкаләләр, постлар, баннерлар чыгара. Март ахырына инде республикадан 100дән артык кеше Африкага киткән булган.

Халыкның моңа карата фикере төрле, хуплаучылар да җитәрлек. "СВОдан соң (Украинадагы сугышны Русия рәсмиләре шулай атый - ред.) контракт белән сугышырга теләүчеләр нык күп булачак. Әфганнан соң да кайларга гына китмәделәр, хәтта Француз легионына баручылар да булды. Ә монда Африка, нишләп әле бармаска", дип язды Илһам Хәсәнов дигән берәү шундый постларның берсе астына.

"Кызыктыра, нишләп әле бармаска, Африкада тынычрак дип уйлыйм. Медицина белеме белән алабыз дисезме? Югары белем", дип язды Артем Бакшеев.

Әмма "Нишләп тагын сугышка кеше җыясыз?" дип борчылучылар да җитәрлек.

Шушы көннәрдә "Африка корпусына" кеше җыю турында реклам Уфа пабликларында күренә башлады. Аларны Казан яки Чаллы аша ялланырга өндиләр.

Русия сугыша, Татарстан түли

Алда әйтелгәнчә, Африкада Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен Татарстан бер сугышчыга 2,1 млн сум түли.

Шуның кадәр акчаны республика Украинада сугышучылар өчен дә бирә.

Гомумән, Украинага һөҗүм итүгә иң зур өлешен керткән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында тора. Мондый рейтингы Мәскәүнең сәяси мәгълүмат үзәге төзегән иде.

Тикшеренү авторлары төбәкләрнең мөмкинлекләренә карап аларның сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүен, хәрбиләрне мобилизацияләү, һуманитар ярдәм илтү кебек күрсәткечләрне исәпкә алган.

Татарстанны үзендә оештырган ихтыяри батальоннар саны һәм хәрби бүлекчәләргә ярдәм итү ягыннан алдынгы урыннарга чыгарганнар.

2024 елда Татарстанда Украинага каршы сугышта катнашучы 331 мең хәрбигә һәм аларның гаиләләренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм I, II, III төркем инвалидларга барлыгы 12,4 млрд сум акча түләнгән.

Гыйнвар аенда Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырдылар.

Шул ук вакытта бу ел башына Татарстанның дәүләт бурычы 112,1 млрд сумны тәшкил итә.

Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.

Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.

2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

Гомумән, Украинага каршы сугышка ихтыярилар җәлеп итү Русиядәге салым түләүчеләр өчен көннән-көн кыйммәтрәккә төшә. 2024 елның март ахырына Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә мул түләүләр өчен чыгымнар көненә якынча 2 миллиард сумга җиткән. Моны Германиянең Халыкара иминлек мәсьәләләре институты фәнни хезмәткәре Янис Клюге исәпләп чыгарган. Ул бу саннарны Россия финанс министрлыгы һәм төбәк бюджетлары нигезендә анализлаган.

Клюге исәпләвенә караганда, бу сумманың якынча өчтән ике өлеше — 1,5 миллиард сумы — төбәкләр казнасыннан каплана. Алар үз бюджетларының якынча өч процентын сугышка чакыру кампаниясенә сарыф итәргә мәҗбүр. Калган 0,5 миллиард сумны федераль бюджет түли.

  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре бу һөҗүмне хуплап чыкты һәм беренче көннән ярдәм күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
  • Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана. Моңа кадәр сәясәт белгече Аббас Галләмов халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы дип кабул итә дип Азатлыкка сөйләгән иде. "Халык башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG