Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янартау Европада коткы таратты


Исландиядә ут чәчеп көле һавага таралган янартау Европада очышларны туктатты. Һава аланнары якшәмбе дә ябык булырга мөмкин. Астма һәм аллергия белән авыручыларга даруларын эчеп кую киңәш ителә. Көл очкычлар тәрәзәләренә ябышып мотор эченә тула ала.

Европаның һава киңлеге якшәмбе дә ябык булачак, дип фаразлана.

Янартаудан чыккан көл болытлары таралу куркынычы бөтен Атлантик океаны өстендәге һава киңлегенә яный. Бу сәбәптән Нью-Йорктан көнчыгышка таба барлык очышлар туктатылды.

Кичәдән бирле Британия, Ирландия, Финляндия, Балтыйк буе илләре, Парижның Шарль де Голль һава аланнары ябык. Германиянең Франкфурт һәм Һамбург, шулай ук Бельгия, Дания, Норвегия һәм Швеция һава аланнарыннан бик күп очкыч китми калган.

Шимбә көнне көл болытының зур өлеше Германия өстендә булды. Геофизика профессоры Бернд Цимановски сүзләренә караганда, болыт тарала, халыкның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Әмма табиплар астма һәм сугыш юллары чирләре белән авыручылар, шулай ук аллергиядән җафа чигүчеләргә даруларын эчеп куярга киңәш итә. Көлнең күренмәгән кисәкләре сулыш юылларына үтеп кереп бу чирләрне көчәйтә ала.

Исландия тауларындагы Эйяфьятлайокудль бозлыгы астында булган бу янартау соңгы тапкыр 200 ел элек ут чәчкән булган. Ел башында белгечләр янартауда хәрәкәтне сизә башлаган. 3 ай эчендә янартау астында 7-10 чакрым тирәнлектә 1-2 дәрәҗә көчендә меңләп җир тетрәү булган.

25 мартта бозлыктагы су эреп янартауның кызган җиренә аккач пар шартлаган. 14 апрель янартау ут чәчә башлан, хакимиятләр бу тирәдә яшәгән 800ләп кешене башка җиргә күчергән.
Франкфурт һава аланында меңләгән кеше үз очышларын көтә

Көл очкычлар тәрәзәләренә ябышып мотор эченә тула ала.

Якшәмбе көнне Польшаның Краков шәһәрендә узган шимбә очкыч казасында һәлак булган президент Лех Качинский һәм аның җәмәгате җирләнәчәк. Җеназага АКШ һәм Русия президентлары, Европа дәүләтләре башлыклары килергә җыена иде.

Белгечләр янартауның ут чәчүе бер елга кадәр дәвам иткән хәлләр дә булды, ди.

Дөньядагы диспетчерлар, очучылар һәм бу көннәргә сәфәрләрен планлаштырган юлчылар дүрт күз белән янартауны карап утыра.
XS
SM
MD
LG