Быел 26 апрельдә Шигърият бәйрәмендә укытучысы Роза Гарифуллина 2нче сыйныфта укучы балалар белән “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерә. Бу чыгыш Вахитов районында беренче, шәһәр күләмендә 3нче урынны улый.
Уфадагы татар теле укытучысы Роза Гарифуллина Казанга узган ел күчеп килә һәм Вахитов районының 98нче мәктәбендә эшли башлый.
Бүген күп мәктәпләрдә татар классын начаррак әзерлекле татар һәм рус балаларыннан туплыйлар. Роза Гарифуллина бу күренешне милләттән көлү, дип саный. “Көчле башлангыч класс укытучысы биреп, көчле класс җыйсаң, бар фәннәрне һәм татар телен шул кеше укытса, бу балалардан бик яхшы чыгарылыш ясап булыр иде. Ата-аналар моны күреп, татар сыйныфына өстенлек бирер иде”, ди ул.
Роза ханымның татарча сыйныфларны оештыру тәҗрибәсе бар. Ул Башкортстанда Уфа шәһәре Киров районының 18нче мәктәбендә татар телләре яңа гына укытыла башлаган чорда, 92нче елларда эшли башлый. “Иң беренче, Уфа шәһәрендә алты кеше бер әлифба белән татар классы ачкан идек”, ди ул.
Соңрак ул 126-нчы мәктәпкә күчә. Анда ул башлангыч сыйныфлар һәм татар теле дәресләрен укыта. “Заманында Уфаның Киров районында 11 татар мәктәбе эшли иде, бүген берәү дә юк. Башкортлашу бара”, ди ул.
Ике шәһәр аермасы
Казанда һәм Уфада татар теле укытучысы ничек эшли, дигән сорауга Роза Гарифуллина болай дип җавап бирде:
“Монда эшләү рәхәт. Бөтен нәрсә бар – дәреслекме, китаплармы, бөтен шартлар да тудырылган, укытучының үзеннән генә тора. Ә без Уфада эшләгәндә сатучылар аша ала идек, үзебез килеп, капчык-капчык китаплар төяп кайта идек.
Ә монда кайбер укучылар хәтта Муса Җәлил һәйкәлен күрмәгән. Без әле Башкортстаннан төялеп килеп, экскурсияләр ясый идек”, диде Роза ханым.
Тәртипсез – шук
Казанның 98нче татар-рус мәктәбе Калуга бистәсендә урнашкан. Биредә укучылар арасында проблемалы, катлаулы хәлле гаиләдән булганнары, тәртипләре ягыннан гел игътибар таләп итүчеләр дә күп. Әмма Роза Гарифуллина өчен тәртипсез дигән сүз юк.
“Укучылар бит алар берәм-берәм бик яхшылар, бергә җыелсалар, шук булалар. Аллага шөкер, мин барлык балалар белән дә – тәртиплеме, тәртипсезме, шукмы ул, басынкымы, тыйнакмы, уртак тел таба алам. Һәрберсенә аерым ачкыч кирәк. Шул ачкычны таба алдың икән, син аның белән эшли аласың”, ди ул.
98нче мәктәп укучысы фестивальдә татар җыры белән катнашачак
Бүген 98нче татар-рус мәктәбендә лагерь эшли. Роза ханым – аның җитәкчесе. Бу мәктәптән 7нче класс укучысы Гөлнара Ситдыйкова мәктәп лагерьларында ял итүче укучылар фестивалендә катнашачак. Ул Болак буенда үтә. Гөлнара “Карлыгачлар” җырын башкарачак.
Бүген Татарстанның кайбер мәктәпләрендә көчсезрәк балаларны туплап, татар классы ясыйлар. Казанның 98нче мәктәбендә эшләүче башлангыч класс укытучысы Роза Гарифуллина моны милләттән көлү, дип саный. Уфадан Казанга килеп эшли башлаган ханым укыту өчен барлык шартлар булмаган мәктәптә дә югары нәтиҗә күрсәткән, уңышларга ирешкән. Димәк, үз эшенә бирелгән укытучы гап-гади мәктәптә дә белем бирү дәрәҗәсен үзгәртә, башкаларга үрнәк күрсәтә ала.