Азат белән Вәли кайчандыр “Казан егетләре” төркеме җырчылары булып саналды, ләкин алар кинәт кенә юнәлешләрен үзгәртеп “Райян” исемле дини төркем барлыкка китерде. Азат белән Вәли 19 июньдә узган Изге Болгар җыенында да катнаша.
Егетләр ничек дин юлына бастыгыз, “Райян” төркемен оештыру фикере каян туды?
Азат. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Вәли белән мин 2009 елдан башлап “Райян” исемле төркем төзедек. “Казан егетләре”ндә эшләгәндә Ислам динен кабул итеп, эчке дөньябызга туры килерлек җырлар иҗат итә башладык.
Кайсы як уллары сез, “Казан егетләре” булып китү тарихын да беләсе иде
Вәли. Әссаләму галәйкүм! 1983 елның 21 февралендә Башкортстан республикасының Нефтекамски шәһәрендә тудым. Кечкенәдән әбиләр янында, авылда күбрәк була идем. Печән чабу, комбайннарда эшләү, көтүче булу кебек авыл эшләре барсы да таныш. Дингә якты караш балачактан ук тәрбияләнде. Нефтекамскида урта мәктәп бетердем, машина төзү техникумында укыдым. Шул вакытта мәдәни чараларда катнаштым. Студентларның күп бәйрәмнәрендә җырларга туры килде. Берара талант барлыгын аңлагач техникумны укып бетермичә, Казанга киттем. Татарстан башкаласында миңа якташым Нәфкать Нигъмәтуллин аякка басарга булышты. Музыкаль мәктәпкә кердем.
Бервакыт миңа җырларны язарга студия кирәк булды. Беренче курста булганда, Казанны бик белми идем, ялгышып-адашып дигәндәй “Казан егетләре” студиясенә килеп кердем. Шунда тавыш мөмкинлеген ишетем төркемгә чакырдылар һәм шулай “Казан егетләре”нең берсе булып киттем. Анда Азат та калган егетләр дә бар иде. Ул вакытта төркемнән бер җырчы киткән булган, мине аның урынына алдылар.
Ялгышмасам, Азат син гармунда да уйныйсың? Шулай ук үзең белән кыскача таныштыр әле?
Азат. Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете мин. Мәктәпне тәмамлагач Казанның мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Студент вакытта “Казан егетләре” үткәргән кастингка килеп, шулай төркем әгъзасы да булып киттем. Биш яшьтән җырлап, гармунда уйнап үстем. Укытучы баласы булгач мин гел игътибар үзәгендә булдым, концерт, әдәби-музыкаль кичәләр миннән башка узмады. Баянда уйный башлаганда кеп-кечкенә идем, гармун артыннан күзләрем генә күренде. (көлә)
“Казан егетләре”ндә күпме гомерегез үтте ?
Азат. Оешкан көненнән үк булдым, 1997 елның ахыры иде бу. Унбер ел эшләгәннән соң китәргә туры килде.
Вәли. 10 елга якын.
Төркем “Райян” дип атала. Мәгънәсен аңлатсагыз иде?
Азат. Бу исем төркемгә очраклы рәвештә генә кушылмады. Радиоларга игълан биреп үзебезгә туры килерлек исемне бик озак эзләдек. Без бу төркемне үткән Рамазан аенда төзедек. “Райян” - җәннәттә ураза тотучылар өчен генә керергә рөхсәт бирелгән ишекнең исеме. Бүгенгесе көнгә кадәр шушы атама астында иҗат итәбез. Аллага шөкер эшебезне изге айларда башлап җибәрдек.
Татар эстрадасында яшь җырчыларның кинәт кенә дин юлына басулары сирәк күренеш. Ислам юлына ничек күчтегез, нәрсә тәэсир итте?
Азат. Сөйләнмәгән җирдә дин булмый бит инде ул. Димәк, безнең янда кемдер Исламга чакыру ясаган. Шуннан акыл уянып китеп җитди рәвештә дин юлына басырга булдык.
Җырлауны бит ташламагансыз, моны ничек аңлатырсыз?
Азат. Без бит инде аңа укыган, ни эшләгәнебезне яхшы беләбез. Татарстанда яшәп нигә әле шәригать кысаларына сыярлык, мөселман төркеме булмаска тиеш дип, дини җырлар башкарырга булдык.
Мөнәҗәт-бәетләр башкарасызмы?
Вәли. Юк, алай тар мәгънәдә кабул итәргә кирәкми.
Азат. Мөнәҗәтләр белән генә яшьләрне җәлеп итеп булмый, аларны дингә тартыр өчен яшьләр адымыннан калмыйча уйлап эш итәргә кирәк. Махсус мәгънәле, эчтәлекле дини җырлар язабыз. Алар арасында Болгар бабаларыбызга багышлап, Аллаһ тәгалә, пәйгамбәрне (с.г.в.) мактау турында җырлар бар. Шулай ук мөселман хатын-кызларын да читләтеп үтмәдек, аларның үрнәк якларын күрсәткән җыр булдырдык.