Ике елдан артык Украина Русиянең оккупациясенә каршы тора. Русия сугышны — "махсус хәрби операция", ә Украинаның басып алынган җирләрен "азат итү" дип атый, "фашистларга каршы көрәш бара" дип тәкърарлый. Шушы фикерләрне халыкка тарату өчен дәүләт контролендәге бөтен медиа, мәктәпләр, төрле оешмалар һәм җырчылары җәлеп ителә.
Азатлык Радиосы бу ышандыру сәясәтенең алдынгыларын — татар-башкорт сәхнә әһелләрен барлады.
Җырчылар
Идел буе төбәкләре арасында "урыс дөньясын", "урысча сөйләшүчеләрне һәм уйлаучыларны" яклау өчен дип башланган сугышка иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан. Чаллыга Донбасстан китерелгән кешеләр өчен Татарстан ай саен 12 млн сум бүлеп бирә. Татарстан Донбасс хөрмәтенә оештырылган хәйрия концертлары белән танылды. Өстәвенә сугыштагы хәрбиләр өчен генә түгел, сугышка барырга өндәү өчен оештырылучы агитация концертлары да өзелми.
Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.
Җырчы Фирдүс Тямаев Донбасска һуманитар ярдәм оештырды, "Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26нчы отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип, Instagramда үз җанатарларыннан акча җыя башлады. Концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да белдерде. Сугышка барырга туры килсә, барам дигән иде, әмма күп сорау бирүчеләрне "аягым авырта", дип алдан ук кисәтеп куйды.
Җырчы сугыш башлангач та Русия байракларын күтәреп чыкты, Украинадагы Русия сугышчыларына ярдәм итүе, оккупациядәге Донбасска һуманитар ярдәм оештыруы турында сөйләп барды. Моңа җавап итепме, юкмы, әмма ара-тирә сугыш кырыннан Тямаев җырларына күңел ачучы сугышчыларның видеолары да чыккалады. Тямаевка ияреп Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фонды да Донбасска һуманитар ярдәм җыябыз дип концертлар оештырды, әмма тамашачыларның күп өлеше бушлай таратылган билет йә чакыру белән килде.
Җырчы Илсөя Бәдретдинованы сугышчан агитациянең хатын-кыз йөзе дип атарга мөмкин. Ул социаль челтәрләрдә бер концерттан кергән акчасын тулаем солдатларга тапшырачагы турында хәбәр иткән иде. Ул үзенең концертларында "махсус операция"дән кайтучыларны зурлап кына тора.
Социаль челтәрләрдә сугыш башланганнан соң кәефе нульгә төшүен бүлешүе белән генә чикләнсә дә, Зәйнәп Фәрхетдинова да сугыш агитациясендә калышмый: ул да, ире Зөфәр Билалов та Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды фетнәчел Донбасска ярдәм җыю максаты белән оештырган "Кайсыгызның кулы җылы" концертында да, шундый ук агитациягә ярашлы итеп "Казан ЭКСПО"да оештырылган концертта да, татар-башкорт җырчылары катнашындагы "Без бергә" тамашасында да булды.
"Анда бит тынычлык юк диделәр. Без беләбез: безнең халык яши торган кайсыдыр шәһәрләргә анда тынгылык бирмәгәннәр. Бездә шундый мәгълүмат. Анда нәрсә булганын, ниләр майтарылуын бөтенесен белмибез бит. Шуңа күрә әгәр үз күзем белән күрсәм, шунда яшәсәм — төгәл әйтер идем, мисаллар китерер идем. Мин беркайда да мондый канкоеш булмасын дигән теләктә. Кирәкми, бу куера күрмәсен. Тирәнәя күрмәсен, шушыны кулланып бөтен дөньяда сугыш чыгармасыннар. Бу вазгыятьтә Русияне гаепләп, Украинаны аклап, яки киресенчә эшләп, куерта-куерта безнең яхшы, тату-дус яшәгән илләрне марионетка рәвешендә кулланып, сугышны куертмасыннар", дигән иде Зәйнәп Фәрхетдинова элегрәк хәйрия концертында катнашуын аңлатып.
Алинә Шәрипҗанова да фетнәчел Донбасс "республикасы"н яклап Ваһапов фондының хәйрия концертында катнашты, алар җырчы Артур Исламов белән "Без бергә!" җырын җырлады. Шәрипҗанова шулай ук "ДНР" һәм "ЛНР" ясалма республикаларын Русиягә кушу референдумын яклаучы митинг-концертта да чыгыш ясады.
"Мин — сәясәтне бик аңламый торган кеше, мин — гади хатын, гади җырчы. Рифат Фәттахов чакыргач, ризалаштым инде, әлбәттә. Ярдәм итәргә, булышырга дигән хис белән бардым. Бу концертта катнашуымны ватанпәрвәрлек дип түгел, беренче чиратта, кешелеклелек ягыннан карарга кирәк", дип сөйләде Шәрипҗанова.
Күп тә үтми, 2023 елда Алинә Шәрипҗановага һәм Филүс Каһировка Татарстанның халык артисты исеме бирелде.
Шул ук вакытта Каһиров җәйге ялын Европа берлеге илләрендә уздыра
Филүс Каһиров Казандагы бер концертына Илеш районыннан мобилизацияләнгән Артур Хәсәновны махсус чакыртып җырлады. Шулай ук Казанның "Пирамида" концерт залында алда искә алынган "Без бергә" татар-башкорт хәйрия концертында да катнашты. Аннан җыелган акча да "ДНР" һәм "ЛНР"га ярдәмгә тотылачак дип игълан ителгән иде.
Шул ук вакытта Каһиров җәйге ялын Европа берлеге илләрендә уздыра.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, башкалар белән беррәттән Гүзәл Уразова да "Донбасс өчен "хәйрия" концерты"нда катнашты. Җырчы шулай ук татар-башкорт артистларының "Без бергә" концертларыннан да калмый. Шулай да ул социаль челтәрләрдә сугыш турында ачыктан-ачык үз фикерен белдерми.
Күптән түгел Уразова Уфаның 450 еллыгына багышланган концертта да катнашты. Аңа бер миллион сум гонорар түләнде. Урыс җырчысы Полина Гагарина һәм татар-башкорт җырчысы Элвин Грей үз гонорарларын сугышка җибәрәбез дип белдерде. Уразовадан мондый сүз булмады.
Уфа юбилее кысаларында шулай Русиянең Украинадагы сугышында катнашучыларрга ярдәм концерты да оештырылды. Анда, аерым алганда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та катнашты. Аңа чыгышы өчен 250 мең сум гонорар билгеләнгән. Гомумән алганда, сугыш темасына Галимов әллә ни кагылмый.
Әлеге концертта шулай ук "Бишбармак" оркестры, җырчылар Рөстәм Гыйззәтуллин һәм Диния Ишниязова катнашты. Аларга 100әр мең сум гонорар түләнгән иде.
2022 елның ноябрендә Гөлнара Тимерҗанова Казанда "махсус операция каһарманнары" һәм мобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә "хәйрия" концерты оештырды. Концертта Георгий Ибушев, Азат Тимершәех, Искәндәр Биктаһиров (2023 елның декабрендә вафат булды — ред.), Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Кирам Сатиев, Алсу Хәбибуллина, Зоя Борисова, Равил Каюмов, Энҗе Шәймурзина һәм башка җырчылар катнашты.
Җырчы Рөстәм Маликов шигърият бәйрәменә түшенә "Z" билгесе ябыштырып чыкты
Җырчы Раяз Фасыйхов сугыш башланган елның көзендә Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә акча җыю өчен оештырылган "Бергәлектә көч" исемле концертны оештырырга илһамландыручы төп кешеләрнең берсе иде, "Җыелган акчаларга фронт өчен кирәкле әйберләр, квадрокоптерлар алачакбыз", дип сөйләгән иде ул "Бизнес Online"га. Чарада катнаша алмаган җырчылар акчалата ярдәм иткән, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та "Без егетләребезне хупларга һәрчак әзер", дип белдергән булган.
Кайчандыр милли җанлы, иҗади гаиләсе белән танылып киткән җырчы Рөстәм Маликов патриотизм дулкынында калкып чыкты: Казанда узган шигърият бәйрәменә җырчы түшенә "Z" билгесе ябыштырып чыкты һәм курайда уйнап, "Тәфтиләү" җырын көйләде.
Җырчылар арасында сугышка барырга әзермен диючеләр Тямаев кына булмады. Мәсәлән, Элвин Грей (Радик Юльякшин) да шулай дигән иде. Артист Украинага каршы сугышучыларга акча җыючы хәйрия концертларында актив катнаша. Путин режимы өчен үлемгә барырга кыстаучы җырчының "Без, урыслар, җиңәчәкбез" дигән сүзләре төрле милләт вәкилләре арасында ризасызлык та уятты. Башкортстан башлыгы Хәбировның ярдәмчесе итеп куелган Грей, Русиянең Украинага һөҗүмен хуплап, Казан танк училищесының полигонында мобилизацияләнгәннәр алдында да чыгышлар ясап йөрде.
Уфаның 450 еллыгы уңаеннан Элвин Грей җырчыларны юбилей концертларында катнашып, гонорарларны хәрбиләргә җибәрергә чакырды.
Гомумән, Башкортстан хакимияте һәм хакимияткә якын җырчылар Русиянең Украинадагы сугышын баштан ук яклап, яклауларын кычкырып әйтеп килде. Уфада "Шәйморатовлар токымы үзебезнекеләрне ташламый" шигаре белән концертлар узды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады, башкорт артистларыннан кобаерчы Розалия Солтангәрәева, җырчылар Тимур Рамазанов, Рамил Бадамшин, Карина Низамова, "Дәрвиш-хан" төркеме, опера җырчысы, Башкортстанның опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаков катнашты — барысы да диярлек сәхнәдән "референдумнарга" теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
Шул ук вакытта күбесе батырланып, "мин — патриот, чакырсалар, сугышка барам", ди. Әлеге концертларда даими катнашучы җырчы Тимур Рамазанов та: "Чакырсалар барам, үз халкым, үз илем, гаиләм өчен барачакмын. Бәлки, мине шулай тәрбияләгәннәрдер, ләкин моны һәрбер ирнең бурычы дип саныйм. Синең илеңә дошман килә икән, бергә җыелып барырга кирәк", дигән иде ул Азатлык Радиосына. Сүз уңаеннан, Башкортстанда Росгвардиянең Миңнегали Шәйморатов исемендәге бүлеге дә бар һәм ул бүлек хезмәткәрләре Украинадагы сугышта булып кайтты. Шәйморатов Башкортстанның Кырмыскалы районында туган — башкорт белән татарның Шәйморатов уңаеннан уртак фикере юк: башкорт милләтчеләре аны башкорт ди, татар милләтчеләре киресен исбатлый.
"Референдумнарны" да, Украинадагы сугышны да, өлешчә мобилизацияне дә хуплаучы җырчыларның күпчелеге моңарчы армия хезмәтендә булмаган, һәрхәлдә, повесткалар аларга беренчеләрдән булып киләсе түгел. Шуңадырмы, батырланып, "чакырсалар, әлбәттә, барам" диләр.
Башкорт артистларының "Без бергә" концерты сәхнәләрендә ZAINETDIN, "Дәрвиш-Хан" рок-төркемен, "Аргымак" төркемен күрергә була.
Моңарчы хакимият белән әллә ни бәйләнештә булмаган, үткен сатирасы, һуманизм идеяләре белән сугарылган романнары аша танылган Зөлфәт Хәким дә "Без бергә" концертында катнашты. Сәхнәгә чыккач, ул берничә сүз әйтте дә, аннары аклангандай "бездән тормый инде" дип җөпләп тә куйды.
"Без бергә" концертында катнашучыларның берсе, "Казан егетләре" төркеменең элекке солисты Илнат Фәхруллин да мәҗбүри гаскәр хезмәтендә булмаган, "филармониядәге Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә дәүләт фольклор ансамблендә биш ел эшләү армия булды", дип армия хакындагы сүзне уенга бора. Мобилизация өчен борчылмавын белдерә, мин үз илемнең патриоты ди. Русия башка илдә сугыша дигәнгә "мин сәясәткә кысылмыйм, минем эш — сәнгать, сәхнә. Анда да безнең милләттәшләр яши", диде Фәхруллин референдум хөрмәтенә ясалган бер концерттан соң.
Барыр идем дип кенә калмыйча, сугышка барып кайтучы бер җырчы булды татарларда: Таһир Асылгәрәй узган ел биш ай Украинада сугышта булып кайтты. Ул анда үз теләге белән киткән иде. "Мин әлеге карарны үзем кабул иттем. Яшем туры килмәгәнгә, башта мине контракт буенча хезмәткә алмадылар. Хезмәт итү яшен 60 яшькә кадәр арттыргач, хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Бу – сентябрь башы иде. Медкомиссия үттем дә китеп бардым. 4 айга дип контракт төзесәм дә, хезмәт вакытым 5 айга тулды. <...> шундый масштаблы конфликт башланган икән инде, "медийный" кеше буларак, минем дә аннан читтә каласым килмәде", дип сөйләде сугышчы җырчы ул вакытта "Интертат" басмасына.
Җырчы Иркә иренең мобилизациягә эләгүен һәм Казаннан хәрби әзерлеккә җибәрелүен хәбәр итте. Ирен сугышка озаткан җырчы инде "Бары тик саубуллашу" дигән яңа җыр да чыгарды. Күптән түгел җырчы иренең яралануын хәбәр итте.
Агитбригадалар
2022 елның 21 сентябрендә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.
"Әкият" театры артистлары басып алынган территорияләрдә спектакльләр куеп йөри, 2023 елда театр Луһански академия курчак театрында урысча "Уймак кыз" ("Дюймовочка") спектаклен күрсәтте.
Шул ук агитгастрольләр вакытында татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар, урыс, беларус халык биюләрен биеде, татарча, урысча һәм чуашча җырлар башкарды.
Әйтергә кирәк, Путинның Украинага каршы алып барган сугышын дөньяның күпчелек илләре кискен хөкем итә. Әлеге "хәйрия" һәм агитация тамашаларында катнашучылар Русия хакимияте алга сөргән сугыш пропагандасын яклый булып чыга.
Сугышка каршы артистлар
Күп җырчылар нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми
Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Ләкин әлеге вакытта бу постлар юк. Шул ук җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлата.
"Татар гомер-гомергә Русиядә эчке эмиграциядә яшәде. Әйтми ул фикерен, нәрсәгә кирәк аңа артык проблем? Кем дә аны ахыр чиктә яклап чыкмаганын белә бит ул. Сакланырга кирәклеген чамалый. Аннары без әллә нинди катлаулы шартларда яшәдек, төрлесен күрдек. Без — тәҗрибәле халык. Бүгенге хәлләр артык кискенләшмичә үзгәрә алганын, мәңгегә түгеллеген беләбез", дигән иде Азатлык Радиосына театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
Журналист, блогер, продюсер Альберт Шакиров татарда Алла Пугачева кебек шәхесләр юк һәм татарлар да бөтен нәрсәне ачып салып, бәреп сөйләрлек заманнар түгеллеген аңлый ди. Пугачева, Максим Галкин, "БИ-2", Андрей Макаревич һәм тагын дистәләп Русия артисты сугышны тәнкыйтьләде. Алар арасында Уфада туып үскән Юрий Шевчук (ДДТ), Земфира, Татарстаннан Айгөл Гайсина (АИГЕЛ төркеме) бар. Гайсина татар телендә дә җырлый.
Әмма алар да сугышка каршы сүзен илдән киткәч әйтте яки — әйткәч илдән китте. Татар-башкорт җырчыларының чит илләрдә аудиториясе юк, алар китсә, җыр белән акча эшли алмый дияргә була.
Русиядәге цензура
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Башлыча бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелсә дә, төрле чикләүләр милли театрларга да йогынты ясый.
2023 ел башында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
Шул ук вакытта хакимият вәкилләре сәхнә әсәрләренә тәнкыйди фикерләр дә белдерә башлады. Былтыр 8 июньдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар Габдулла Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юллаячагын әйтте. Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган тантана турында бара.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына да режиссер Айдар Җаббаровның "1552" дип аталган спектаклен әзерләмәскә киңәш иткәннәр. Ул "Хуш, авылым" спектакленең өченче өлеше булырга тиеш иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум