Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски 294 еллыгын бәйрәм итте


Омскида шәһәр көне гадәттәгечә август башында үткәрелде. Шәһәр көнендә Омскиның күпмилләтле булуы да күрсәтелде. Шәһәрдә эшләп килүче милли оешмалар вәкилләре мәйдан аша үз халыклары киемнәрендә узды.

Шәһәр бәйрәме Омскида елдан-ел күләмлерәк итеп үткәрелә. Бихисап бәйрәм чаралары шәһәр урамнарында, бакча-паркларда, Омски ныгытмасында һәм башка ял урыннарында оештырылды.

Бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында үткәрелгән йөреш белән башланып китте. Ике сәгатькә якын вакыт эчендә мәйдан аша тарихи персонажлар, Икенче Бөтендөнья сугышы ветераннары, галимнәр, мәгариф хезмәткәрләре, бизәлгән машиналарда шәһәрнең барлык округ вәкилләре һәм башкалар үтте.

Татар мәдәниятен ике "Умырзая" күрсәтте

Милли оешмаларның үзешчән сәнгать коллективлары "Яшел утрау" ял комплексында чыгыш ясады. Әлеге ял урынында “Омски – барлык телләрдә” дип аталган сәнгать фестивале үткәрелде. Милли иҗат коллективлары бу фестивальгә башка шәһәрләрдән дә чакырылган иде.

Татар сәнгатен анда ике "Умырзая" коллективы – Омскиның һәм Татарстанның Чирмешән районыннан килгән ансамбльләр күрсәтте. Фестивальнең рәсми өлешендә Чирмешән кунаклары саф татар телендә халыкка Татарстан сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде.

Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиевага кунаклар аша Омски мэры исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаганнан соң ике “Умырзая” коллективы үзара танышып, аралашып, җырлашып та алдылар.

Чирмешәннең "Умырзая" ансамбле җитәкчесе Рузилә Җамалетдинова үз коллективының тарихы белән дә кыскача таныштырды:

"Ансамбльнең оешуына 15 ел, исемне районда беренче татар коллективы булганга шулай бирдек. Умырзая – беренче яз чәчәге", диде ул. Фольклор җырларны яратып башкаралар, йолаларны тергезәләр, төрле фестивальләрдә катнашалар алар. Җыр-моң яраткан татар җанлы кешеләр шөгыльләнә ул коллективта. Балаларыбыз татарча сөйләшә, укыту да бар, татар гимназиясе ачылды өч ел элек", ди Рузилә ханым.

Себер татарлары бу җиргә кайчан килгән

Чыгыш ясау алдыннан концертны оештыручылар белән "Умырзая" ансамбленең бер төркем җырчылары арасында четерекле сөйләшү булып алды.

"Умырзая" үзешчәннәренең, без иртәнге сәгать 7дән аяк өстендә, бераз алданрак сәхнәгә чыгарыгыз зинһар, дигән үтенечләренә, оештыручылар, ягъни шәһәр мәдәният департаменты белгечләре, концерт програмы шәһәрнең тарихын чагылдыра, шуңа күрә үзгәртә алмыйбыз, дип җавап бирделәр. Умырзаялар, шулай булгач, без беренче булып чыгарга тиешбез, без монда җирле халык, дигән сүзләренә аптырап калгандай булдылар, бернинди җавап таба алмадылар.

Шулай, татарлар себер җиренә руслардан, казакълардан соң гына килгән булып чыкты. Хәер, бәйрәм итүче халык мондый нечкәлекләргә игътибар итмәгәндер.
XS
SM
MD
LG