1 март Берлинда Русия оппозициясенең берләшкән маршы узды. Мөһаҗирлектәге оппозиция лидерлары Юлия Навальная, Илья Яшин һәм Владимир Кара-Мурза оештырган маршта оппозициянең үлгән-үтерелгән лидерлары — Борис Немцов һәм Алексей Навальный да искә алынды. Марш фотоларында алгы рәтләрдә Татарстан байрагы да күренде. Без Татарстан туграсы төшкән байракны тотып маршка чыккан кешене эзләп таптык. Ул Уфада яшәгәндә Навальный штабы әгъзасы булган, хәзерге вакытта Һолландиядә сәяси сыену алган активист Айдар Исмәгыйлев булып чыкты. Айдар Азатлык Радиосының берничә соравына җавап бирде.
— Марш ничек узды? Татарстан байрагына аерым игътибар итүчеләр булдымы?
— Татар байрагы Юлия Навальная митингында катнашучы һәр икенче кешедә елмаю уятты. Кешеләр аны җылы, ниндидер үзенчәлекле яхшы хис белән кабул итте. Кемдер борылып: "Татарстан супергуд!" дип кычкырды, ә башкалар: "Син татармы? Оһо, көнләшәм!" диде. Бу сүзләрдә һәм карашларда чын кызыксыну, теләктәшлек һәм хөрмәт кенә иде.
Әлбәттә, теләсә нинди массакүләм чарада кебек үк, маргиналь кешеләр дә табылды — берничә яшь урыс нацисты һәм шул исәптән Светов тарафдарлары (сугышка каршы митингка Русия байрагы белән чыгарга өндәгән Михаил Светов — ред.). Ләкин аларга берәү дә игътибар итмәде, чөнки чараның максаты — сугышка каршы чыгыш ясау, Путинга һәм сугышка каршы протест белдерү иде.
Мин чарада Татарстанны танытырга тырыштым
Шунысы мөһим: төрле сәяси тарафларга карамастан, без бер-беребезгә теләктәшлек белдердек, һәм бу көнне безне Алексей Навальныйның Путин режимы белән көрәш өчен гомерен биргән каһарманлык гамәленә ихтирам берләштерде.
Мин чарада Татарстанны танытырга тырыштым һәм сугышка каршы митингта татарларны танытуым белән горурланам.
Без бар, без яшибез, һәм без Илья Яшин, Юлия Навальная, Владимир Кара-Мурза һәм "Ирекле Русия" фонды кебек адекват, сәламәт сәяси көчләр белән эшләргә әзер. Татарстан — бу каршылыкның аерылгысыз бер өлеше, һәм мин моны митингта җиткерә алуыма шат.
Минем өчен Юлия Навальная митингында Путинга каршы коалицияне хуплау гына түгел, ә үз республикам — Татарстан белән таныштыру да мөһим иде. Үземнең көрәштәшләрем, шул исәптән Навальный тарафдарлары булганнар белән төбәктәге вәзгыять, чынлыкта тыелган татар теле проблемнары турында сөйләштем. Бу проблемны демократик хәрәкәтне хуплаучы кешеләргә җиткерә алуыма шатмын.
Көткәнемчә, яшь фашистлар тарафыннан провокацияләр дә булды, әмма бу — гадәти хәл, мондый хәл белән очрашырга туры килә. Әмма башкасы күпкә мөһимрәк: митингта мин фикердәшләремне очраттым, рухландым.
Алда әйткән Михаил Световның татар байрагы аркасында миңа ташлануыннан соң (сүз "Х" челтәрендәге тартышу турында бара — ред.), миңа акылдан шашкан урыс нацистлары язды, ләкин рәхмәт сүзләре язучылар күбрәк иде.
Башкортстан һәм Татарстаннан мөһаҗирләр: "Безнең байрак белән чыкканың өчен рәхмәт. Без үзебез катнаша алмадык, әмма безнең өчен бу бик мөһим", дип язды.
Европа, АКШ, Төркия, Әрмәнстан һәм Һолландиядәге дусларым да зур ярдәм күрсәтте. Бу безнең күп булуыбызны, "Башкалар тозакта вакытта, мин ирекле була алмыйм" икәнне раслый.
— Милли азчылык вәкилләре "либераллар — шул ук империалистлар" дигән фикердә. Ә сез сәяси карашлар аермасы хакында ни уйлыйсыз?
— Без тарихи турбулентлык чорында яшибез, һәм аеруча хәзер төрле сәяси көчләр белән, барыннан да элек, Путин режимына һәм аның империалистик сугышына каршы торучылар белән сәяси диалогны хуплау мөһим.
Бу җәһәттән Навальныйның хәзер Юлия Навальная әйдәгән хәрәкәте татар диаспорасы белән диалогка чыгарга мөмкин, һәм диалог алып бару кирәкле сәламәт сәяси көчкә әверелә.
Алар белән федератив шартнамәне, Татарстан автономиясенең киләчәген, милли азчылыкларның хокукларын һәм татар теле статусын да кертеп килешергә, фикер алышырга була.
Мин Уфада Навальный штабының бер өлеше идем һәм аларны, минем ватандашларым-татарлар кебек үк, һәрвакыт мине һәм башка иптәшләрне хуплый торган тәртипле һәм тәвәккәл кешеләр буларак беләм.
Бу бигрәк тә яшь урыс нацистлары һәм фанатик Олег Кашин һәм Михаил Светов белән контрастта аеруча ачык чагыла, алар Русиянең барлык милли азчылыкларына нәфрәт белән карый.
Хәзер киң коалиция булдыру бик мөһим, чөнки, минем тыйнак карашка, иң сәламәт демократик урыс оппозициясе бүген — Навальный такымы.
Әмма без көннән-көн күбрәк сәяси көчләр барлыкка килә торган дәвердә яшибез һәм хәзер берләшергә һәм хәрәкәт итәргә вакыт җитте.
Без һәммәбез дә тулысынча Путин режимы күзләве астында: татарлар, башкортлар, ЛГБТ, транс-шәхесләр — һәрберебез.
— Айдар, мөһаҗирлектәге тормышыгыз ничек уза?
— Мөһаҗирлектәге тормыш — өзлексез хәрәкәт. Ул үзгәрүчән, әмма һич күңелсез түгел. Хәзер мин Һолландиядәге җәмгыятькә ияләшергә тырышам: һолланд теленнән бар имтиханнарымны да тапшырдым, Нидерланд ИКЕАсында эшлим.
Мөһаҗирлек минем өчен мөһим тарихи процессларның бер өлеше булу мөмкинлеге дә. Мин һоризонталь элемтәләрне үстерергә, көрәштәшләр белән очрашырга, сәяси мөһаҗирлеккә ярдәм итәргә тырышам. Әле кичә генә Берлинда Һамбургтан килгән навальныйчылар һәм дус татар кызы белән очраштым, алар миңа шәһәр күрсәтте, һәм бу — танышу гына түгел, ә зур теләктәшлек челтәрен үстерү дә.
Узган ел ахырында сәяси тоткыннар белән тарихи алмаш узгач — Кара-Мурза, Лилия Чанышева, Илья Яшин, Азатлык Радиосыннан безнең Алсу апа (журналист Алсу Кормаш — ред.) иреккә чыккач, — мин аларны теләктәшлек белдерүчеләр белән Кёльн һава аланында каршы алдым. Минем өчен бу вакыйгаларны күзәтү генә түгел, ә алар белән җанлы элемтәне саклап калу, бу хәрәкәтнең бер өлеше булу мөһим.
Мин уңчыларга каршы демонстрацияләрдә — "Германия өчен Альтернатива", Путин һәм сугыш режимына, Европадагы неофашист экспансиясе формаларына каршы чараларда катнашам.
Волонтер буларак Украина качакларына ярдәм итәм, сәяси мөһаҗирләр белән очрашам, Германиядә һәм Нидерландта сул партияләр белән элемтәдә торам.
Узган җәйдә мин Pussy Riot төркеме акциясендә аларның перфомансларының бер өлеше буларак катнаштым. Бу минем өчен үзенчәлекле һәм символик нокта иде: мин Pussy Riot турында 17 яшьтә беренче тапкыр белдем, аларның музыкасы тәэсирендә һәм протест сәнгатендә үстем. Еллар узгач, инде 30 яшьтә, мин Берлинга эләктем һәм аларның акцияләренә кушыла алдым.
Надежда Толоконниковага барысы өчен дә рәхмәт әйттем, чөнки нәкъ менә аның ярдәмендә мин каршылык сәясәте белән кызыксына башдым, бу мине фәлсәфәгә һәм фәлсәфи белем алуга китерде.
Моннан тыш, мин танылган немец фотографы Рика Бургерның фотосессиясендә катнаштым. Ул мине үз эшендә сурәтләп кенә калмады, фотокитабына минем тарихны да кертте, чөнки тормышымдагы мөһим темаларны — сәяси мөһаҗирлек, татар тиңдәшлеге, һомосексуальлек һәм "woke" мәдәниятенең яңа дулкын темасын күрде. Шулай итеп, минем тарихым аның китабының бер өлешенә әйләнде. Мин Европа сәяси тормышына актив кушылдым.
Күп очракта мине Лимоновның әүвәлге авантюрист рухы, аның мөһаҗирлек юлы илһамландыра. Күпмедер мәгънәдә минем хыялым — шундый "татар Лимонов"ы булу: сул карашлы хыялый, эш кешесе, авантюрист булу, ул әле бай тормыш белән яшәп кенә калмый, киләчәктә үз республикасы, Татарстан һәм Башкортстан өчен дә файда китерә ала. Мөһаҗирлектә мөһим тормыш тәҗрибәсе туплана.
Мин — Уфа татары, әмма бу ике республика — минем тиңдәшлегемнең, минем тарихымның мөһим өлеше.
Кайда гына булсам да, мин тарихны күзәтеп кенә калмыйм, мин аның бер өлеше булырга тырышам.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум