Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәләрдә хокук бозулар җитәрлек


Тоткынлык урыннарында кеше хокуклары саклануны күзәтүче җәмәгать комиссиясе 2 еллык эшенә йомгак ясады.

Казан хокук яклау үзәге хезмәткәре Лидия Чуприна, төрмәләрнең кайберләрендә чәчләрең үрә торырлык хәлләр бар, дип әйтә.

Алар әле күптән түгел Әлмәттәге милиция бүлегенә караган вакытлыча ябылу урынын күреп кайткан. Чуприна Татарстанның нефтьчеләр башкаласы өчен бу урыннар төс түгел икәнлеген әйтә.

“Мин андый хәлләрне беркайчан да күргәнем юк иде. Анда, инде күптән тыелган булуга карамастан, дивар сөялеп булмаслык чәнечкеле итеп эшләнгән.

Камерада өстәл, урындык, тәрәзә, һава алыштыру җайланмалары бөтенләй юк. Бәдрәф урынына каты кәгазь белән капланган чиләк тора.

Ашауга килгәндә, тота торган сабы сындырып алынган кашыклар белән ашыйлар. Камерада су да, утырырга урын да юк. Бу хәлләр кешеләрне мыскыллау булып тора”, ди Чуприна.

Дөрес, бу хәлләрдән соң эчке эшләр министрлыгы Әлмәттәге вакытлыча ябып тору урыннарын төзекләндерү өчен акча бүләргә вәгъдә иткән.

Менделеевскида да хәлләр шәптән түгел

Узган елның көзендә төрмәләрдә кеше хокуклары саклануны тикшерүче комиссия Казан эчке эшләр идарәсенә караган махсус ябылу урыныда (спецприемник) булып, андагы җитешсезлекләрне ачкан булган. Комиссиягә, төзекләндерү өчен күпме эш башкарырга кирәклеген исәплибез, дип җавап биргәннәр.

Лидия Чуприна
“Без Менделеевскида булдык. Анда автоинспекция идарәсенең икенче бинасын төзеп яталар. Миңа калса, Менделеевски алай зур район түгел. Автоинспекцияне кирәгеннән артык җәелдерү кемгә кирәк булгандыр.

Әмма вакытлыча ябып тору урыны коточкыч хәлдә. Анда тәрәзәләр юк, диварлар шулай ук сөялеп булмаслык. Башлык урынбасары төзекләндерү өчен күпмедер акча бүленәчәк дип вәгъдә итте”, ди Чуприна.

Ә менә Казанда хәлләр алай ук начар түгел икән. Министрлыкның үзендәге вакытлыча тоткынлык урынын Чуприна евростандартларга туры килә ди.

2нче колониядә бик начар ашаталар

Бу урыннарны карарга барачаклары турында комиссия бер көн алдан хат җибәреп кисәтә торган булган. Шуңа, мөгаен, без караган бүлмәләрдә кеше алай күп түгел иде, ди Чуприна. Алдан кисәтүне ул үзләренең ялгышы дип исәпли.

Соңгы вакытта колонияләрдә хәлләрнең уңай якка үзгәрә башлаганын әйтә ул. Ә менә 2нче колониядә тоткыннар ризыкларның сыйфатына зарланган. Комиссия вәкилләре ул “бурда”ны күреп, кабып карарга да җөрьәт итмәгән.

Прокуратура да кызыксына башлаган

Комиссия күргәннәрне Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә җибәреп торган. Хокук яклаучылар әз булса да үзгәрешләргә өметләнә.
Фәрит Заһидуллин

Комиссиянең 2 еллык эшенә хисап ясаганда, Татарстан прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин да катнашкан. Ул ябылу урыннарындагы хокук бозылулар турында прокуратурага хәбәр итеп торуны сораган.

2 ел буе әлеге җәмәгать комиссиясендә эшләгән “Казан хокук яклау үзәге” вәкиле Лидия Чупринаны да, үзәк җитәкчесе Игорь Шолоховны да чираттагы икенче чакырылыш комиссиясенә кертмәгәннәр. Шолохов моңа кадәр эшләгән төркемнең башлыгы иде.

Яңа комиссиядә үз кешеләре бар

“Казан хокук яклау үзәге” сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, формаль сәбәпләр тапканнар.

“Казан хокук яклау үзәге” җирле иҗтимагый оешма. Шолохов белән Чуприна җирле оешмадан тәкъдим ителде. Федераль кануннарга күрә, җәмәгать күзәтүе комиссиясенә төбәк, төбәкара, я булмаса федераль иҗтимагый оешмалар гына үз намзәтләрен тәкъдим итә ала”, ди Мөхәммәтҗанов.

Шулай да ул соңгы вакытта “Казан хокук яклау үзәге”нең милиция башбаштаклыкларын фаш итүенең дә эзсез булмавын кире какмый. Федераль кануннар шул ук, үзгәрмәгән, ә моңа кадәр булган комиссиягә кергәндә формальлекләр беркемне дә кызыксындырмаган булган.

Чираттагы комиссиягә расланган 14 кеше арасында “АГОРА” халыкара хокук яклау ассоциациясе вәкиле Герман Алеткин һәм Владимир Рубашный да кергән. “Алар безнең кешеләр, һәм алар аша төрмәләрдәге хәлләрне контрольдә тотачакбыз”, ди Мөхәммәтҗанов.

Җәмәгать комиссиясе 2 ел эчендә Татарстандагы бөтен колонияләрне, төрмәләрне һәм милициягә караган 34 вакытлыча тоткынлык урынын йөреп чыккан.
XS
SM
MD
LG