Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарны тагын үзәктән куалар". Шигырь бәйрәме быел Тукай һәйкәле янында булмаячак


Шигырь бәйрәме, 2019 ел
Шигырь бәйрәме, 2019 ел

Моңарчы Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында узучы Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында узачак. Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде.

Габдулла Тукайның туган көнендә елдагыча оештырыла торган Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында – Кабан күле буендагы мәйданында узачак.

Шигырь бәйрәменең сценариен Рифат Сәлах язган, режиссеры – Булат Гатауллин. Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева алып барачак.

Тукай премиясе лауреатларын шушы яңа бинада котлаячаклар.

Мәйдан 900гә кадәр кеше сыйдыра ала диелә. Әлеге хәбәрне Язучылар берлеге идарәсе утырышында әйткәннәр. Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла язучыларны тынычландырырга ашыккан: "Әле, егетләр, яңадан шунда кайтуыбыз да мөмкин. Бу театр бинасы быел ачылгач, шунда үткәрәселәре килә. Әйттем инде җыелышта: "Кырлайга да күчермәкче идегез, барыбер, урынына кайтты", – дидем. Үткәреп карыйк инде монда. Җыелып, Тукай һәйкәленә чәчәкләр куеп кайтырбыз – теләгән кеше Берлек янына килсен".

Моңарчы Шигырь бәйрәме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында уза иде.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дә Камал театрының яңа бинасы янында узачак.

"Нигә Пушкин бәйрәмен яңа Собор янына күчермиләр?"

Шигырь бәйрәмен башка урында уздыруны татар җәмәгатьчелеге "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде.

Әдәбият тәнкыйтьчесе Миләүшә Хабетдинова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бу уңайдан ачык хат белә чыкты.

Ул Татарстан мәдәният министрлыгының 2021 елда ук Шигырь митингын Кырлайга күчерергә тырышуын искә ала һәм бәйрәмне башка урынга күчерү — татар халкының тарихи хәтеренә карата ихтирамсызлык дип саный.

"Әйтергә мәҗбүрмен: соңгы 60 ел дәвамында Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан Шигырь бәйрәме ачык, билгеле бер тәртип белән үткәрелә иде. Бу бәйрәмгә күрше республикалардан гына түгел, СССРның төрле төбәкләреннән дә кунаклар чакырылды. Бүген исә Тукай ункөнлеге традицияләре онытылды.

Бәйрәмне башка урынга күчерү — татар халкының тарихи хәтеренә карата ихтирамсызлыкның ачык мисалы.

Бәйрәмне башка урынга күчерү — татар халкының тарихи хәтеренә карата ихтирамсызлыкның ачык мисалы. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янында ел саен ике Поэзия бәйрәме уза: берсе — Александр Пушкин, икенчесе — Габдулла Тукай хөрмәтенә. Бу — Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгының символы, ике дәүләт теленә хөрмәт күрсәтү һәм аларның статусы танылуының ачык билгесе.

Бәйрәмне шәһәрнең үзәгеннән башка мәйданчыкка күчерү татар халкы өчен үзәктән "сыгу", читләштерү булып кабул ителә. Сезне шушы тарихи хатага юл куймаска чакырабыз!" диелгән Хабетдинова хатында.

Галимә хаты астында шагыйрь Рәмис Аймәт традицияләрне саклыйбыз диябез икән, Шигърият бәйрәме үз урынында калырга тиеш дип язды:

"Заманында Камал театрының элеккеге директоры мәрхүм Шамил Закиров Опера театры янындагы традицион Шигърият бәйрәме тәмамлангач, кичке якта башкачарак форматта, Камал театры каршындагы мәйданда да "Туган тел" бәйрәме оештыра иде. Алар бер-берләрен баеталар һәм тулыландыралар иде кебек. Традицияләрне сакларга дип лаф орабыз икән, Шигърият бәйрәме үз урынында калырга тиеш. Язучылар берлегенең яңа сайланган беренче идарә утырышында бу хакта сүз булган икән, нишләп идарә әгъзалары үзләренең фикерләрен җиткермәгәннәрдер, шуңа аптырыйм. Идарәгә аек акыллы, көчле яшьләр килде, дип, сөенгән идем".

Журналист Рәмис Латыйпов бу эшне әллә махсус эшлиләрме дигән сорау куя:

Бу бит дәүләтчелек, милли символларның берсе, шуны да аңларлык кеше юкмыни министрлыкта?

"Бу бит милләт бәйрәме. Бу бит дәүләтчелек, милли символларның берсе, шуны да аңларлык кеше юкмыни министрлыкта? Әллә аңлый торып махсус эшлиләрме? Татарны үзәктән – Ирек мәйданыннан куып чыгарумы максат? Ничек инде шигырь бәйрәме шигърияткә бернинди катнашы булмаган авангард бина һәм хрущевкалар янында узарга тиеш соң ул? Ирек мәйданында күзләрне "мозолит"мы елга бер тапкыр татар җыелса?

Нигә менә Пушкин бәйрәме традицион рәвештә Ирек мәйданында уза соң? Нигә яңа төзелгән Собор янына күчермәделәр анысын? Аңа тия алмыйлар, ә татарга – пажалысты".

Журналист бәйрәмгә кеше җыяр өчен аның эчтәлеген яхшыртырга, халыкны яңа бинага "кеше ияләштерер" өчен кулланырга түгел дип саный. Шулай ук Кабан аръягына транспорт йөрмәвен дә искә ала.

"Кабан күленең аръягына күчерделәр дә Камал театрын, хәзер инде татар тормышын да шунда җибәрергә кирәк. Халыкны җыярга кирәк икән – башлап үзе оештырсын милли бәйрәм, моңа кадәр татарныкы булган бәйрәмгә кулын сузмасын", дип язды Рәмис Латыйпов.

Тел галимәсе, активист Айсылу Галиева Ирек мәйданыннан куылуга шагыйрьләр чираты җитте ди:

"Башта Хәтер көнен сөрделәр Ирек мәйданыннан, инде шагыйрьләргә чират җитте. Опера театры яныннан Тукай һәйкәлен дә кубарып алмаслардыр инде, яңа театр янына утыртырлык урын булмас ул. Инде дә килеп, шигырь бәйрәмендә җил генә көньяктан исә күрмәсен, химкомбинат Кабан аша гына югыйсә".

Әлеге теманы социаль челтәрләрдә беренчеләрдән булып журналист, "Татар хатыны" газеты мөхәррире Эльмира Сираҗи күтәреп чыкты.

"Татарны Казанның үзәгеннән чираттагы тапкыр куу кебек аңлашыла бу. Гомергә шәһәрнең үзәгендә узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясен дә яңа театр янына сөргәннәр. Башта ул гөрләп Бауман урамында үтә иде, аннары Камалның иске бинасы янына кучерелде, хәзер инде тагын да аулаграк җирдә үтәчәк...

Шигырь бәйрәменә соңгы елларда болай да халык аз килә иде, яңа урынга гомумән килерме? Ахырдан "халык йөрми" дигән сәбәп белән бөтенләй дә башкаладан Кырлайга ук күчереп калдырмаслармы?.." дип язды журналист.

Ул шулай ук Казанда татарлыкның югала баруына игътибар итә:

"Ничә еллар хыялланып йөреп, Казанны саклап шәһит киткан бабаларыбызга бер һәйкәл дә куя алмадык... Казан хәтле Казанда бер мөселман татар мәктәбе юк. Татар телендә укытучы нибары бер гимназия калды... Зур өметләр белән Казансу ярында нигез ташы салынган яңа Жәмигъ мәчете тумас борын ук милли йөзеннән мәхрүм ителеп, кәгазьдә калды... Ел саен үткәрелә торган Хәтер көне дә тарихта калды- кирәкмәгәнне хәтерләп ятмагыз әле, диделәр..." диде Сираҗи.

Шунда ук журналист Мөнирә Сәгыйдуллина "Тукай һәйкәләен дә шунда күчермәсеннәр", дип язды.

"Шуңа таба бара бугай. Татар - ул бит нык толерант халык, узен Казан читенә сореп чыгарсалар да "ярый әле исән калдым" дип риза булачак. "Милләт өчен" дип күкрәк кагып йөрүчеләр күп, эшләүче юк. Эшли алучыларын да Татарстаннан читка китәргә мәҗбүр итәләр. Бичара татар халкының әйдәп баручы милләтпәрвәр идеолог-әйдаманы юк хәзер", диде ул.

Ләкин татар дәшми, бетте ул 1990нчы еллардагы гайрәтлелек.

Сираҗи посты астында Рәмзия Мортазина татар бөтен яктан да изелә, "ләкин татар дәшми, бетте ул 1990нчы еллардагы гайрәтлелек", дип өстәде.

Туган якны өйрәнүче Шаһит Таипов исә бу бу үзгәрешкә уңай карый: "Татар шигъриятенә багышланган бәйрәмнең яңа урында үтүе — традицияләрне саклап, яңалыкка адым ясауның күркәм мисалы", дип белдерде ул Язучылар берлеге төркемендә.

60 еллык тарихлы Шигырь бәйрәме

Казанда беренче Шигырь бәйрәме 1964 елда Кабан күле янындагы Тукай һәйкәле янында узган. Һәйкәл алдыннан агач вагонлы трамвай йөргәнлектән, бәйрәмне Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр. Бу эш ул вакытта Татарстан мәдәният министры урынбасары булган Ренат Харис башлангычы белән башкарыла.

"Шигырь бәйрәме Кабан күле буендагы Тукай һәйкәле янында үтә иде. Ләкин анда һәйкәл алдыннан трамвай йөри иде — митинг барганда трамвай үтә башласа, беркем дә ишетелми. Ул вакытларда көчәйтүче аппаратуралар да юк иде бит әле. Агач вагонлы трамвай шалтыр-шолтыр үтеп киткәндә шигырь укудан туктап тора торган заманнар бар иде. Кеше дә күп җыела алмый иде. Шуңа күрә мин мәдәният министрлыгында эшләгәндә Опера театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янына күчердек", дип сөйләгән иде ул 2021 елда Интертат басмасына.

1964 елдан башланган Шигырь бәйрәме бер генә елны үткәрелми калды. 2020 елда, пандемия сәбәпле, Татарстан язучылар берлеге аны онлайн форматта үткәрде.

2021 елда, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Шигърият бәйрәме Кырлайда гына узачак диелгән иде. Җәмәгатьчелек таләбе белән аны Казанда да оештырдылар. Шулай итеп, бәйрәмнең бер өлеше Кырлайда, икенчесе, гадәттәгечә Казанда, Тукай һәйкәле янында узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG