Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабах: тарих һәм бүгенгесе


Азәрбайҗан җире саналган һәм әрмәннәр яшәгән бу таулы төбәк “туңдырылган низаг” хәлендә кала.

Таулы Карабах:
мәйдан – 4400 км2
халык саны – 138.000
дин – христиан
телләр – әрмән, рус
башкала - Степанакерт

Тарихи әрмән чыганакларында урта гасырда Арцах (Таулы Карабахның борынгы әрмән исеме) әрмән җире булган диелгән.

Ул җирләрнең зур өлешен Төркия һәм Иран яулап алганнан соң, андагы әрмән кнәзлекләре бәйсезлекләрен тулысынча югалтмаган булган.
“Карабах” – “кара” (төрки) һәм “бах” – тау (фарсы)

Азәрбайҗан чыганакларында Таулы Карабах – борынгы азәри җире диелгән. Карабах XVI гасырдан соң үзе аерым ханлык булган.

  • 1805 – Карабах ханлыгын Русия басып ала
  • 1813 – Карабах Русиягә керә
  • 1918 – Азәрбайҗан демократик республикасы төзелә. Әрмән республикасы Карабахның әрмән җире булуын белдерә
  • 1923 – Азәрбайҗан эчендә Таулы Карабах исемле автоном өлкә төзелә
  • 1988 – Таулы Карабах Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары шураларына өлкәне Азәрбайҗан республикасыннан Әрмәнстан республикасына тапшыруны сорый. Баку каршы чыга. Таулы Карабах һәм Ереванда протест чаралары үтә
  • 1991 – Таулы Карабахта узган референдумда халыкның 99.98% өлкәнең Азәрбайҗаннан тулы бәйсезлек алуы өчен тавыш бирә. Азәрбайҗан рәсмиләре референдум нәтиҗәләрен танымый һәм өлкәне автономия хокукыннан мәхрүм итә. Сугыш башлана. Азәрбайҗан гаскәрләре өлкәне үз контролендә тотарга тырыша. Аларга каршы Ереван һәм чит илләрдәге әрмән диаспоралары үз көчләрен җибәрә
  • 1991 – Таулы Карабах бәйсезлек игълан итә. Cугышта 30 меңләп кеше һәлак була, миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китә
  • 1992 – Таулы Карабах низагын чишү өчен Минск төркеме төзелә. Төркемдә Русия, Франция һәм АКШ рәислек итә
  • 1994 – Русия, Кыргызстан һәм БДБ дәүләтләренең парламентара мәҗлесе ярдәмендә сугышны туктату турында “Бишкәк” килешүе имзалана

Таулы Карабах язмышына багышланган барлык сөйләшүләр Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары, шулай ук халыкара арадашчылар катнашында үтә. Таулы Карабах җитәкчеләре бу сөйләшүләрдә катнашмый.
XS
SM
MD
LG