“Безнең республика чикләрендә атом станцияләре төзелмәсен”, “Бөртеклеләр нурландырылмасын”, “Депутатлар! Гамма-нурландыруга каршы канун кабул итегез”, “Татарстан чикләрендә атом афәте”. Пикетта әнә шундый шигарләр күтәрелде.
Идел буена атом афәте яный
"Башкортстанда, Дмитровградта һәм Түбән Новгородта төзелеп килүче атом электр станцияләре бары тик ул төбәкләргә генә түгел, Татарстанга да, хәтта барлык Идел буе республикаларына да куркыныч тудыра.
Атом станцияләренең берсен дә тулысынча имин дип әйтеп булмый. Быел Япониядә булган хәлне генә дә искә төшерү җитә", ди Татарстан атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов.
Аның сүзләренчә, мондый пикетлар белән халыкның үзаңын уятырга кирәк. Әмма халык әллә аңлап җиткерми бу куркынычны, әллә инде күз йома – битараф калучылар күпчелекне тәшкил итә, дип уфтана ул.
Шулай да Татарстанның атомга каршы җәмгыяте эшчәнлеген дәвам иттерә. Тиешле кануннар кабул ителсен өчен, үз тәкъдимнәрен керткән таләпләрне Татарстан Дәүләт шурасына, Русия Дәүләт Думасына җибәргән алар. Думадан безнең таләпләргә күрә тиешле тикшерү уздырырга дигән җавап килде инде, ди ул.
Шул исәптән 29 июльдә Дмитровградта атом станциясенең тәэсирләре хакында җәмгыять оешмаларының тыңлаулары үтәчәк икән. Шул ук көнне анда да пикет уздыру планлаштырыла. Сембердәге пикетта, Самардан да, Сарытаудан да, Татарстаннан да катнашучылар булачак, ди Гарапов.
Барабан тавышы астында үткән бүгенге пикетта, берүк вакытта урамнан узып баручылардан имза җыю чарасы да оештырылды. Тамчыдан күл җыелган кебек, имзалар да 2 меңнән артып киткән инде. Аларга хәзер яңалары өстәлә.
“Атом станцияләре төзелмәсен, ашлык нурландырылмасын”
Пикетта атом станцияләрен төзүне булдырмау белән бергә, ашлыкларны гамма-нурландыруны да тулысынча тыярга кирәк, дигән шигарләр яңгырады.
Үлем өрәген формалаштырып күкрәгенә “РОСАТОМ” язулы кара кием кигән, кулына ясалма чалгы тоткан КФУның хокук факультеты укучысы Сергей Леонов Татарстан халкын ашлыкларны гамма-нурландыруга каршы чыгарга өндәде.
"Мин безнең республикада ризыкларның гамма-нурландырылуына каршы. Ашлыкларны болай чистарту үзен 50 елдан соң бик яхшы сиздерәчәк әле", ди Сергей Леонов.
Татар иҗтимагый үзәге дә әлеге пикетны оештыручылар сафында иде. Үзәкнең рәисе Галишан Нуриәхмәт, Русиянең атом электр станциясе төзүгә бернинди ихтыяҗы юк, аның башка табигый байлыклары да җитәрлек, дип белдерә.
"Русия атом чүплегенә әйләнә бара"
"Бөтен дөньяда атом станцияләрен туктату турында сүз бара. Германияне генә алыйк. Табигатьтән бирелгән бернәрсәсе дә булмаган ил дә атом станцияләреннән баш тарта.
Бездә зур елгалар бар, күмере, нефте ишелеп тора, әмма моңа карамастан атом станцияләрен төзергә телиләр. Халыкны кырып бетерергә уйлыйлар ахры.
Җитәкчеләр аңламый, аңларга да теләми. Русиянең атом калдыклары чүплегенә әйләнү ихтималы бар. Акылы булган кеше атом станцияләре коруны күптән туктатыр иде инде", ди Галишан Нуриәхмәт.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев тә атом электр станциясе төзүгә каршы чыгып, оешмаларының тәкъдимен җиткерде.
“Атом станцияләре Рублевкада төзелсен!”
"Бу, минемчә, безнең балалар, оныкларыбыз киләчәгенә балта чабу. Әнә Германия баш тартты. Чөнки алар үзләренең халыклары, үзләренең киләчәкләре турында уйлый.
Татар иҗтимагый үзәгенең бер тәкъдиме бар: бу атом станцияләрен Мәскәү астында яисә Рублевка янында төзесеннәр. Әмма алар анда төземи шул, бездә төзергә телиләр", ди Фәрит Зәкиев.
Лаеклы ялдагы хәрби хезмәткәр Рифкать Еремиев исә, адәм баласы үз тормышына җавапсыз карый дип, хакимият алып барган сәясәтне тәнкыйтьләде.
"Бу җавапсызлык безнең идеологиядән тора, беренче чиратта. Бу идеологиядә хаталар гына түгел, зур хыянәтләр дә күренә. Бу идеологияне без алыштырмый торып, экология проблемын чишә алмыйбыз", дип саный Рифкать Еримеев.
Атом станцияләрен төзүгә каршылык күрсәткән Казандагы пикет гомумән тыныч үтте. Башка пикетлардан аермалы буларак, полиция хезмәткәрләре дә күренмәде. Шул исәптән халык бу чарага кызыксыну күрсәтте дип тә әйтеп булмый.