Г.Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсе җәмәгатьчелек тарафыннан 1990 еллар башыннан күтәрелеп килде. Ләкин бу фикерне куәтләп, тормышка ашыручы булмады. Аның каравы соңгы 10 елда Чаллыда Евгений Батенчук, Владимир Высоцкий истәлекләренә мәйданчыклар, бу шәхесләрнең сыннары куелган иде.
Батенчук Чаллы, КамАЗ төзелешен җитәкләгән булса, җырчы Высоцкий биредә берничә тамаша күрсәтә. Шулай итеп аларны Чаллы үзенчә зурлый.
Ә менә Тукай читтә калып килде. Ниһаять, 16 август көнне шәһәрдә Тукайга куелачак һәйкәлнең урыны тәгаенләнде. Бу урын Тынычлык урамы кырындагы 16 бистәнең 9 йорты янәшәсендә.
Булачак һәйкәл урынында Чаллы җитәкчеләре киңәшмә дә уздырды инде. Шәһәр җитәкчеләре фикеренчә, биредә һәйкәл кую белән чикләнеп калмаячаклар.
“Бу скверны булдыру теләге күптән бар иде. Акча мәсьәләсе хәл ителде. Һәйкәл күчермәсен Казанда, балчыктан эшләп бетерәчәкләр. Аннан инде һәйкәлне бронзадан коячакбыз.
Бүгенге җыелышта Тукай скверын кемнәр, нинди материалдан эшләвен ачыкладык. Тукайның юбилей елы булганга, төп эшне быел эшлисе иде. Алга таба инде утыру, ял урыннары каралыр.
Әдәбият, сәнгать кешеләре бирегә килеп, Тукай, Җәлил, Пушкин кичәләре уздырырлык булсын. Бу урын Тукай скверыннан әдәбият скверына әйләнсен. Бушлай wi-fi да куйдырабыз. Кыскасы, Чаллының матур урыны булыр”, дигән сүзләрне әйтте безгә Чаллы хәкиме Васыйл Шәйхразиев.
Чаллы язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов әлегә Тукай һәйкәлен кую өчен тәгаенләнгән урыннан артык риза түгел.
“Ярты миллионлы шәһәрнең 270 меңләбе татар санала. Тукай һәйкәленнән башка яшәү безгә гөнаһ. Түбән Камада, Әлмәттә, Тукай сыннары (бюст) күптән куелды. Татар Высоцкийга табынмаячак, безне Тукай кызыксындыра.
Эш башланды. Тизрәк һәйкәлен күрәсе килә. Теләгәндә һәйкәл өчен урынны шәһәрнең үзәге тирәсеннән дә табып булыр иде. Заманалар үзгәреп тора бит ул. Бәлки сквер дигән сүз дә үзгәрер, һәйкәлне дә үзәккәрәк күчерерләр. Бирсен Ходай”, диде Вахит әфәнде.
Әлеге урынга һәйкәл куелгач, ул Тукай скверы дип аталачак. Әлбәттә, сквер сүзе татарныкы түгел. Бу урынны Тукай мәйданы дияр өчен, ул кечкенә шикелле.
Бу чараның кайбер нечкәлекләре дә билгеле. Һәйкәлнең үзен быелның октябрь аена коярга һәм куярга фаразлыйлар. Аның бәясе 4 млн 800 мең сум булыр, диләр. Барлык эшләрне алдагы елның апрель-май айларында , җәмгысе 12 млн 700 мең сум акча тотып, төгәлләргә уйлыйлар.