Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүдә ифтар мәҗлесен уздыра


Поклонная (Тәүбә) тавындагы мәчет, Мәскәү.
Поклонная (Тәүбә) тавындагы мәчет, Мәскәү.

19 август көнне Мәскәүдә, Поклонная (Тәүбә) тавында ачылган Рамазан чатырында, Татарстан кичәсе һәм ифтар мәҗлесе оештырыла. Әлеге чарада катнашу өчен Казаннан Мәскәүгә Татарстан рәсмиләре һәм сәнгатьчеләр китте.


Татарстан исеменнән чатырга Мәскәүнең билгеле кешеләре: зур түрәләр, илчеләр, танылган татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.

Мәсәлән, Татарстан кичәсенә Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка мөселман илләренең Мәскәүдәге илчеләрен көтәләр, билгеле табиб Ренат Акчурин һәм татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин, академик Роберт Нигъмәтуллин, җырчы Ренат Ибраһимов һәм башка танылган татарлар килергә тиеш. Барлыгы ифтар өстәле янына 300ләп кеше җыелачак.

Татарстан кичәсен республиканың мәдәният министры һәм Татарстанның Русиядәге вәкиллеге оештыра.

Поклонная тавындагы мәчет янында Рамазан чатыры 15 августта корылган иде. Русия мөфтиләр шурасы Ураза аенда шушындый хәйрия чараларын, милләтара аралашу бәйрәмнәрен инде 6 ел рәттән оештыра.

Төрле елларда Рамазан чатырында Азәрбайҗан, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстанның милли кичәләре уздырылды. Татарстанның да бу чатырда үз чарасын оештырганы бар.

Җомга кичендә Рамазан чатырында җыелган кунакларны башка рәсми кешеләр сәламләргә тиеш. Кичәне Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары Зилә Вәлиева, Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе башлыгы Равил Гайнетдин, Мәскәү хөкүмәтендә милләтара мөнәсәбәтләрне багучы комитет рәисе урынбасары Юрий Нуждин ачып җибәрер дип көтелә.

Аннан соң Татарстан сәнгатьчеләре дини һәм милли темаларга мөнәҗәтләр һәм җырлар башкарырга әзерләнеп тора.

Аерым алганда, Мәрҗани мәчете каршында оешкан “Мәрҗән” ансамбле, Русия ислам университеты мөгәллиме, автор-башкаручы Ильяс Халиков, Коръән сүрәләрен укучы 9 яшьлек Вилдан шәкерт тә чыгыш ясаячак. Шулай ук кунакларга музыка һәм рәсемнәр фонында заманча мөселман киемнәре дә күрсәтелергә тиеш.

Ифтар вакыты җиткәч, “Рамазан чатыры”нда күмәкләп авыз ачу йоласы башланачак.
XS
SM
MD
LG