Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
мультимедиа
"Аргамак" клубы Мәскәүдә ифтар мәҗлесе уздырды
22 август 2011
Мәскәү татар яшьләренең “Аргамак” клубы ифтар мәҗлесе уздырды. Шәһәр уртасында урнашкан ресторанга йөзгә якын кунак җыелды. Алар арасында “Тәүбә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Аләветдинов, җырчылар Ренат Ибраһимов һәм Наилә Фатехова да бар иде.
1
Ифтарга бер сәгать кала башланып киткән чара Рамазан аен файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрүгә багышланды.
2
“Тәүбә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Аләветдинов ураза тотуның рухи ягына басым ясады.
3
Бер тапкыр да ураза тотмаган кеше (ә җыелган халык арасында андыйлар юк түгел иде) әлбәттә иң беренче итеп бу гамәлнең сәламәтлеккә ничегрәк тәэсир итәчәге турында уйлый.
4
“Аргамак” клубы әгъзасы, яшь табиб Мансур Хәсәншин ураза тотуның медицина аспектларын аңлатты.
5
Очрашуның вәгазь өлеше тәмамлангач, ифтар вакыты да килеп җитте.
6
Микрофон артистлар кулына күчте. Җырчы Наилә Фатехова башта үзе җитәкләгән “Мәдинә” рухи музыкасы ансамбле турында сөйләде.
7
Ләззәтле тәгамьнәрне авыз итү күңел ачу белән бергә үрелеп барды.
8
Кичә Ренат Ибраһимовның “Кол Шәрифтә” дигән яңа клибын тәкъдим итү белән дәвам итте.
9
Җырчы Ренат Ибраһимов кичәгә үзенең гаиләсе белән килгән иде.
10
Кичәдә катнашкан бер кунак сүзләренә караганда, анда самимилек һәм дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән.
"Аргамак" клубы Мәскәүдә ифтар мәҗлесе уздырды
XS
SM
MD
LG