Моңа кадәр бервакытта да Казанның Ирек мәйданында Башкортстан республикасының милли бизәкләренең бу кадәр мул итеп тупланганы булмагандыр. Чәршәмбе иртәсендә Казанның үзәгендәге Ирек мәйданында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры алдында бизәкле тирмәләр корыла башлады.
Театрга керешенең сул ягында 2-3 тирмәдән торган шәһәрчек корыла, аның капкасына “Борай йәйләүе” дип язылган. Шунда ук ниндидер табигать күренешләре, кыргый җанварлар, кошлар сыннары, бүрәнә корылмалар күренә. Икенче якта, Татар конгрессы бинасы янында, чын башкорт халкының туган төяге булган Әбйәлил районы тирмәләре корыла.
Пәнҗешәмбе көнне төштән соң монда бәйрәм башланырга тиеш. Башкортстан мәдәнияте көннәре ачылу 17сәгать 30минутка билгеләнгән. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына керү билетларын кулга төшерү җиңел түгел.
Театрның фойесында китаплар, сувенирлар сату, башкорт халкы иҗаты һәм Башкортстан республикасына багышланган күргәзмәләр эшләячәк. Театр алдындагы мәйданда этно-фольклор бүлекчә, җәйләүләр гөрләп торачак. Анда башкорт милли ашларын авыз итү, кул эшләре, сувенирлар күрсәтү һәм сату һәм башка төрле күңелле чаралар оештырыла.
22 сентябрь кичке сәгать 6да Башкортстан сәнгать осталарының концерты башланып китәчәк. Башкортстан мәдәниятенең Татарстандагы көннәренең программасы һәм анда катнашучылар турында тәфсилле мәгълүмат белән Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев таныштырды.
Җәлил театрында үтәчәк гала-концертта күрше республика сәнгатенең иң мәшһүр һәм затлы артистлары чыгыш ясаячак. Алар арасында казаннарга яхшы таныш ике республиканың да халык артисты Идрис Газиев, Башкортстан вокал сәнгате йолдызы Флүрә Килдиярова, “Караван-сарай” иҗат төркеме һәм башкалар үз осталыкларын күрсәтәчәк. 24 сентябрьдә Камал театры сәхнәсендә Стәрлетамак башкорт драма театры “Кыз урлау” спектаклен күрсәтәчәк.
22-30 сентябрьдә Казанда һәм Татарстанның башка шәһәр-районнарында Башкортстан сәнгатькәрләре чыгыш ясаячак. Мәдәният бәйрәме Татарстанның башка шәһәрләренә дә таралачак.
Туймазы дәүләт татар театры шул ук көнне – Бөгелмәдә, Стәрлетамак филармония артистлары – Чаллыда, Нефтекама филармониясе артистлары – Минзәләдә, Илеш үзэшчән сәнгать төркемнәре – Актаныш районында, Бакалы үзешчәннәре – Азнакай районында, Туймазы үзэшчән артистлары – Баулы районында, Октябрьски вәкилләре Түбән Камада чыгыш ясар дип көтелә.
Салават башкорт драма театры 23-25 сентябрьдә Әлмәттә, 27-30 сентябрьдә Казанда Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында сәхнә тотачак.
Һәр мәйданчыкта башкортстанлылар тугандаш республиканың югары сәнгатен халык иҗаты, милли традицияләр белән бәйләп, Татарстан тамашачысына тәкъдим итәргә җыена. Башкортстан мәдәният министрлыгының сәнгать һәм һөнәри белем бирү бүлеге мөдире Айгөл Карабулатова “Азатлык” радиосына Татарстанга әзерләп алып китерелгән программа турында сөйләде.
Бу программа төрле яшьтәге шәхесләрнең һәм төрле зәвыклы сәнгать сөючеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп төзелгән. Мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат очрашуында Башкортстан рәсми вәкилләре белән беррәттән Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова һәм министрлыкның бүлек мөдирләре Зөлфирә Салихова, Кадрия Идрисова катнашты.
Фикер алышуда да ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең җанланып китүенә игътибар бирелде. Башкортстанда татар профессиональ театрлары эшли, зур тиражлы татар газетлары һәм журнал басыла. Башкортстанда оешкан 100дән артык татар фольклор төркемнәре милли традицияләрне саклауга өлеш кертә.
Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре ике республика арасындагы мәдәни-иҗади хезмәттәшлекнең даимилегенә игътибар итте. Камал һәм Гафури исемендәге театрлар һәрвакыт бер-берсенә алмаш гастрольләргә йөри. Туймазы һәм Уфадагы “Нур” татар драма театрларын Татарстанда яхшы беләләр.
22 сентябрьдә булачак ачылыш тантанасында ике республиканың да рәсми җитәкчеләре, мәдәният, сәнгать әһелләре катнашыр дип көтелә.
2010 елның декабрендә Уфада Башкортстан һәм Татарстан арасында социаль-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Татарстанда бу атнада башланучы чаралар менә шушы килешүнең үтәлешен чагылдыра.