Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре ачылганда Казанның Ирек мәйданында Әбҗәлил һәм Борай районнары вәкилләре башкорт тирмәләре корып, милли сәнгать үрнәкләре күрсәттеләр. Үзешчән җырчылар, биючеләр чыгыш ясады, кул эшләре һәм милли аш-су Башкортстанның кабатланмас үзенчәлеген казанлыларга тәкъдим иттеләр.