"Марс-500" дип аталган уникаль сынау 2007 елда башланды. Шул вакытта беренче экипаж махсус шартларда ике атна үткәрде. Икенче этапта кешеләрне дүрт ай дәвамында сынадылар. Һәм, ниһаять, 18 айлык сынау да үзен аклады.
Исегезгә төшерәбез, Марска барып җитү өчен 250 көн кирәк. 30 көн анда вакыт үткәрүгә бүленеп бирелде. Җиргә кайту өчен тагын 240 көн кирәк. Шулай итеп, барлыгы 520 көн килеп чыга.
Шушы вакытка дүрт илнең астронавтын корычтан ясалган махсус эксперимент корылмасына яптылар. Шартларны мөмкин кадәр чынбарлыкка якынайттылар: электрон хатлар 40 минутка соңарып килде, азык-төлек һәм суны тулыландырып тору мөмкинлеге бирелмәде.
Чын астронавтларча
Сынауда катнашучылар корылмадан Җиргә 4 ноябрьдә “төште”. Аларны каршы алу шатлыгы шулкадәр зур булды ки, алар үзләрен чын астронавтлар кебек хис иткәндер, мөгаен. Каршы алу чарасыннан аларны гаиләләренә түгел, ә тикшеренүгә озаттылар. Шуннан соң гына аларны журналистлар игътибарына тәкъдим итәчәкләр.
Галимнәр игълан иткән беренчел нәтиҗәләргә күрә эксперимент уңышлы үткән. Димәк, кеше Кызыл планетага кадәр ерак сәфәргә чыдый ала дигән сүз. Гадәттән тыш авырлык, 500 дән артык көн ябык корылмада үткәрү һәм башка сынауларга карамастан, астронавтлар вазифаларын җиренә җиткереп башкарган.
Дәвамы бар
"Марс-500" проекты 2010 елның 3 июнендә башланган иде. Анда катнашкан алты кешенең һәрберсенә якынча өч миллион сум биреләчәк.
Проект дәвам итәчәкме, юкмы – әлегә төгәл билгеле түгел. Ләкин Роскосмос хәбәренә караганда, берничә елдан сынауны дәвам итү планлаштырыла. Бу юлы ул Җирдә түгел, ә галәм станциясендә булыр дип көтелә. Шулай итеп, кешенең Марска аяк басуы да фантастикадан чынбарлыкка әйләнә бара.