Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосы Азатлык сүзлеген тәкъдим итә


Әлеге проект — Азатлык радиосының 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы.

Азатлык радиосы оешкан көненнән башлап туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын сакларга тырышып эшли. Шуңа да совет чорының татар матбугаты кулланган "суд", "больница", "предприятие" кебек сүзләр радиобызда яңгырамады диярлек. Ә менә Азатлык кулланган кайбер сүзләр тора-бара киң кулланышка да кереп китте.

Телебез үсә, байый, яңа сүзләр дә өстәлеп тора. Урыс теле йогынтысы көчле, кайчак калька тәрҗемәләр дә кереп китә. Шуңа күрә сүзләрнең дөрес тәрҗемәсе, язылышы турында бездә даими фикер алышу бара.

Әлеге проект шушы фикерләшүләр нәтиҗәсендә туды. Азатлык радиосы 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы ул. Аны сезнең белән дә уртаклашабыз:

Сүзлек ничек корылган

Сүзлек карточкалар рәвешендә корылган. Һәр сүзнең инглиз һәм рус телләренә тәрҗемәсе китерелә. Карточканың арткы ягында сүзнең йә төшенчәнең аңлатмасы бирелә.

Сүзләр барлыгы 8 категориягә бүленгән:

  • җәмгыять
  • сәясәт
  • икътисад
  • фән
  • хәрби
  • география
  • көнкүреш
  • башкалар

Һәр категориядәге сүзләрне сайлап алып карарга була.

Сүзләр тәртибе

Сүзлектәге сүзләр өстәлү тәртибендә тезелгән. Шул ук вакытта аларны татар, инглиз һәм рус әлифбалары нигезендә тәртипләп тә була.

Шулай ук сүзләрне эзләү мөмкинлеге дә каралган. Моның өчен эзләү юлына эзләгән сүзегезне язарга кирәк.

Уртаклашу

Сүзлектәге карточкаларны дусларыгыз белән дә уртаклаша аласыз. Моның өчен һәр карточканың арткы ягында уң якта өске почмакта уртаклашу төймәсе бар, шунда басып карточканы үзегезгә йөкләп алып, аны дусларыгызга җибәрә аласыз.

Аерым сүз, төшенчә йә, гомумән, сүзлек турында уй-фикерләрегез булса, рәхим итеп безгә яза аласыз: azatliq@rferl.org.

Азатлык белән булыгыз! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG