Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге оештырган чарага Татар иҗтимагый үзәге әһелләре, коммунистлар, "Яблоко", "Гадел Русия" тарафдарлары һәм студентлар берләшеп чыкты. Узган елның 29 декабрьдә нәкъ шундый җыенга йөзгә якын кеше чыккан булса, бу юлы халык саны меңнән артты һәм ул оешканрак төстә үтте.
Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле алдында чыгыш ясаучыларның барысы да узган ел пенсиядәгеләрнең юл йөрү ташламасын киметкән хөкүмәт карарын юкка чыгаруны таләп итте.
Кабат тентеделәр
Митинг алдан әйтелгәнчә, сәгать 11 дә башланып китте. Декабрьдә үткән митингларда булганы кебек, монысында да чарага килүчеләр мәйданга баштан-аяк тентеп кертелде.
Чарада беренче сүзне Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов алды.
“Татарстан хөкүмәте сезгә дә безгә дә яңа ел күчтәнәчен “матур” ясады. Моңарчы гамәлдә булган шәһәр транспортында чиксез йөрү хокукы биргән ташламалы юл йөрү билетларын хәзер инде аена 30 билетка калдырды. Әгәр безнең пенсиядәге гражданнарның пенсияләре 25-30 мең сум булган булса, алар транспортта ташламалы йөрүне сорамаган да булырлар иде. Шуны да әйтергә телим, хөкүмәтнең бу карары дәүләт шурасы утырышында да тикшерелмәде. Әмма моңа карамастан, 29 декабрьдә үткән дәүләт шурасы утырышында мин бу теманы күтәреп чыктым. Һәм нинди максаттан чыгып әлеге карар кабул ителде дигән депутат соравы белән Татарстан президентына мөрәҗәгать иттем. Әмма миңа әле җавап бирелмәде", дип дәвам итте ул.
“Татарстанның ташлама өчен мөмкинлеге бар”
"Ни өчен халык сайлап куйган түрәләр халыкның тормыш шартларын яхшыртуга түгел, начарайту өстендә эшли? Коммунистлар фиркасе илнең үсеш юнәлешен үзгәртергә чакыра. Бездә нефть тә чыга, табигый байлыкларыбыз да җитәрлек. Завод-фабрикаларыбыз эшләп тора. Пенсиядәгеләргә юл йөрү ташламасын бирергә генә безнең республиканың көченнән килмиме әллә?" дип белдерде Миргалимов.
Аның бу сүзләренә мәйданга җыелган халык бертавыштан, “Дөрес!”, “Хакимияткә оят!”, дигән шигарләр белән теләктәшлек күрсәтте.
Митингта чыгыш ясаучылар күп булды. Шулар арасыннан шагыйрь Хәмит Вәлиди, махсус шушы митинг өчен иҗат иткән шигырен дә укып үтте.
Казанлы Ләйсән Кариева хөкүмәт безгә юл йөрү ташламасын да булдыра алмагач, без моңарчы кем өчен эшләдек соң, дип ризасызлыгын белдерде һәм түрәләргә үз теләкләрен дә җиткерде. Кариева әңгәмә ахырында, сайлауда тавыш биргән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итте.
Пенсиядәгеләрнең юл йөрүен чикләү безгә бик зур зыянга килә. Пенсиядәгеләр лаеклы ялда булуларына карамастан, күбесе әле дә эшли. Чөнки пенсия акчасы гына җитми яшәр өчен. Һичьюгы, юлда йөрер өчен бирелгән ярдәмне дә кулдан тартып алалар икән, бу нәрсә була инде?
“Миңнеханов, үз башың белән уйла!”
"Түрәләр ишетсен өчен шуны әйтәм: безнең олигархлар бар бит. Җир асты байлыкларыбыз та җитәрлек. Бездә өч Балтыйк буе республикасының потенциалы бар. Әгәр республикадагы прогрессив байларның артык байлыкларына салым сала башласалар, Европадагы кебек, пенсиядәгеләрнең юл ташламасын бетермәсләр иде. Шулай итеп пенсиядәгеләрнең соңгы икмәген тартып алмаслар иде. Бу дәрәҗәдәге оятсызлыкка җитмәсләр иде.
Мин автобусларда бүгенге митингка чыгасызмы дип берничә тапкыр әйтеп карадым. Бөтенесе дәррәү чыгабыз, ди. Ил шуның кадәр кабынып китәрдәй дары мичкәсе кебек тора. Түрәләрнең акыллары җитмәсә генә бу ташламаларны кире кайтармаслар.
Дума сайлауларында мин Рөстәм Миңнеханов өчен дип тавыш бирдем. Ул минем депутатым. Һәм хәзер мин аңа Ләйсән Кариева буларак мөрәҗәгать итәм: “Сез Миңнеханов әфәнде, Шәймиевнең шәкерте буларак түгел, үз башыгыз белән уйлап карагыз! Без Универсиаданы шатланып каршы алабыз. Ләкин Универсиада, сугыш чоры буынының үлеп бетүе өчен эшләнергә тиеш түгел!", ди ул.
Кариева, "Миңнехановның яхшы сыйфатлары бар. Ул әлеге сыйфатларын халыкка күрсәтсен. Олигархларның сүзен түгел, халыкның сүзен тыңласын иде", дип тәмамлады үз сүзләрен.
Митингка килүчеләр күбесенчә олы яшьтәгеләр иде. Шулай ук “Яблоко”, “Гадел Русия” фиркасе байракларын күтәреп йөрүчеләр дә күзгә чалынды. Ленин һәйкәле янында “Студентларга юл йөрү ташламасы өчен!”, дигән шигар күтәргән яшьләрне дә күреп булды.
Бүгенге митингта катнашучылар тарафыннан резолюция дә кабул ителде. Әлеге резолюция Татарстан һәм Русия президентларына, Татарстан һәм Русия парламентларына, Татарстан һәм Русия хөкүмәтләренә һәм Казан шәһәр думасына җибәреләчәк.
Коммунистлар фиркасенең киләсе митингы 21 гыйнварга билгеләнгән.