Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Тимофеевка иң җиңел җәза бирде


Александр Тимофеев мәхкәмәдә
Александр Тимофеев мәхкәмәдә

Казан хокук яклау оешмасы башлыгы Игорь Шолохов фикеренчә, мәхкәмә карары кирәгеннән артык җиңеләйтелгән.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеевка 300 миллион сум түләргә, машинасын, машина кую урынын һәм бүлмәсен алырга дигән карар чыгарды. Тимофеевка өч ел дәвамында дәүләт оешмаларында эшләү тыелды. Элекке башлык ришвәт алуда гаепләнде.

Мәхкәмә карарыннан соң кайбер интернет сәхифәләр, мисал өчен, tatpressa.ru, иң җиңелдән дә җиңелрәк җәза бирелде дип язып чыкты. Мәхкәмә Тимофеев ришвәтне таләп итеп алмаган, моңа дәлилләр юк дип белдерә. Шулай ук мәхкәмә җәзага тарткан вакытта Тимофеевның кечкенә балалары, өлкән яшьтәге әти-әниләре булуын, бу гамәлне кылуына үкенүен, тикшерүгә ярдәм итүен һәм төрле бүләкләр белән бүләкләнүен дә исәпкә алган.

Шолохов: Карар ришвәтче түрәләрне өркетми

Казан хокук яклау оешмасы җитәкчесе Игорь Шолохов фикеренчә, Татарстан Югары мәхкәмәсенең бу карары ришвәт ала торган түрәләрне өркетми, ә киресенчә, җинаять кылуларын дәвам итәргә генә этәрә.

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
“Бу мәхкәмә карарын башкаларны кисәтү чарасы буларак карасак, ул кирәгеннән дә артык итеп җиңеләйтелгән. 300 миллион сум түләтергә диелгән. Ә ничек түләтергә соң аны? Үзенең эш вазыйфаларын кулланып ничек ришвәт алырга икән дип уйлана торган кешеләр хәзер, җиңелчә генә шөлләп куярга мөмкин. Алар миңа гомеремдә дә түләп бетерә алмаслык штрафны бирерләр микән, мин хезмәт хакымның 25%-ын түләп торырмынмы, дип уйланып кына куячак. Шул ук вакытта аларга алга таба да баю өчен, кем белә, бәлки, мине беркем дә сизмәс һәм беркем дә сатмас дип уйларга мөмкинлекләр калдыра”, ди Шолохов.

Моратов: Югары дәрәҗәдәге түрә Русия ватандашын алдады

Тимофеевны фаш итүдә булышкан эшмәкәр Рөстәм Моратов 116.ru-га мәхкәмә карарыннан канәгать калуын белдерә. Ул әлеге эш тикшерелгәндә шаһит булды.

“Монда Тимофеев белән Моратов арасында гына түгел, хакимият вәкиле белән Русия ватандашы арасында булган эш тикшерелде. Монда минем конституцион хокукларым бозылган иде, мин теләгән җирне сатып ала алмадым. Югары дәрәҗәдәге түрәнең Русия ватандашын алдавы – әлеге җинаятьнең асылы булып тора”, диде Моратов.

Ул шулай ук әлеге эш кузгатылгач, гаиләсенең Казаннан китеп яшәргә мәҗбүр булуын да, йортына караклар керүен дә, тәртип саклаучыларга иминлек тәэмин итү үтенече белән мөрәҗәгать итүен дә белдерә.

Прокуратура Тимофеевка тугыз ел төрмә сорады

Дәүләт гаепләүчесе, ягъни прокуратура хезмәткәре хөкемдардан Тимофеевны тугыз елга каты шартлардагы төзәтү колониясенә ябу карары чыгаруны сораган иде. Дәүләт гаепләүчесе Ринат Латыйпов, мәхкәмә карары белән тулысынча танышкач кына аны шикаять итү-итмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип әйтә.

Адвокат Аскар Пономарев Тимофеев иректә калганга мәхкәмә карарыннан канәгать булуын белдерә. Яклау әлеге карар белән килешмичә, аны тагын да җиңеләйтү өчен шикаять итү мөмкинлеген дә кире какмый.

Тикшерү: Тимофеев 10 миллион сум ришвәт алырга теләгән

Тикшерү белдерүенчә, 2011 елда “Метрополис” һәм “Метрополис-плюс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр өч мәйдандагы (11,16 һәм 25 гектар) авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алырга теләгән. Бу хактагы гаризаны алар Тимофеевка юллаган. Тимофеев ул вакытта Югары Ослан районы башлыгы булып эшләгәнлектән акчалата бүләккә өметләнгән. Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре пулаты рәисе, Тимофеев күрсәтмәсе белән әлеге ширкәтләрнең үтенечләре кире кагыла, дип җавап бирә.

Тикшерү белдерүенчә, Тимофеев әлеге ширкәт башлыклары белән очраша һәм мәсьәләне уңай хәл итү өчен 10 миллион сум акча сорый. 2011 елның 19 октябрендә Тимофеев әлеге акчаның бер өлешен – өч миллионын ала. 21 октябрьдә тагын ике миллион сум алгач, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
XS
SM
MD
LG