Accessibility links

Сайлау: татар һәм урыс милләтчесе карашы


Зәки Зәйнуллин (с) һәм Александр Салагаев
Зәки Зәйнуллин (с) һәм Александр Салагаев

Русия илбашын сайлауга санаулы көннәр калып барганда, “Азатлык” радиосы Татарстанның ике күренекле милләтчесенә бертөрле сораулар юллап, федерация һәм Татарстан киләчәгенә карата фикерләре белән кызыксынды.


Татар мәнфәгатьләрен кайгыртучы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин һәм Татарстанда урыс теле өчен көрәшүче, Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев җавапларын тәкъдим итәбез.

– Сайлауга барасызмы? Барган очракта кем өчен тавыш бирәсез?

Зәки Зәйнуллин: Сайлауга һичшиксез барам, чөнки бармаган очракта минем бюллетеньне Путин файдасына кулланалар. Кем өчен тавыш бирәчәгемне әйтмим. Шуны гына белегез: Путин өчен тавыш бирмәячәкмен.

Александр Салагаев: Якшәмбе көнне мин Берлинда булачакмын. Русия вәкиллегенә кереп һичшиксез тавыш биреп чыгарга исәп. Зюганов өчен тавыш бирәм. Миңа аның програмы ошый. Ул табигый байлыкларны дәүләтләштерергә тәкъдим итә. Ә бу Русия бәйсезлегенең нигезе. Зюганов Путин кебек үк Русияне держава итеп күрә, шуңа күрә мин аны Путинга бердәнбер альтернатива итеп саныйм. Югыйсә, хакимияткә Горбачёв яки Ельцин сыман берәр либерал килсә, Русияне Советлар берлеге язмышы көтә: ил таркалачак.

– Икенче тур булыр дип уйлыйсызмы?

Зәки Зәйнуллин: Беренче турда ук Путин узар дип уйлыйм. Әмма ялгышсам, яхшы булыр иде, әлбәттә. Шулай да, ялгышмам дип уйлыйм. Нинди көчле агитация бара бит.

Александр Салагаев: Икенче турның булу мөмкинлеге – 50%.

– Татарстанда Владимир Путин ничә процент җыячак дип уйлыйсыз?

Зәки Зәйнуллин: Безнең халыкка ни әйтсәң, ул шуны эшли. Татар телен изеп таптаган фирка әнә 78% тавыш җыйды бит. Путин аркасында Татарстан президенты вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган Шәймиев тә хәзер Путинның ышанычлысы, аның өчен агитация алып бара. Әйтүемчә, халкыбыз кушканны эшли. Шигем юк: Татарстанда Владимир Путин өчен тавыш бирүчеләр 92%тан ким булмаячак.

Александр Салагаев: Татарстан халкының 60%ы Путин өчен тавыш бирәчәк. Тагын 20%ны өстәп язачаклар. Шул рәвешле 80% булачак. Нәкъ дума сайлауларында сыман.

– Владимир Путин яңадан Русия илбашы булса, Татарстанны нинди киләчәк көтә?

Зәки Зәйнуллин: Күрәсебез якты көннәр түгел шул. Татарны изү дәвам итәчәк. Ләкин мин Русия 2030 елга кадәр таркалыр дигән фикердә торам. Сәнәгать юк. Авыл хуҗалыгы юк. Фән юк. Алай булгач, нинди алга китеш булсын ди? Урыс халкы дәүләтне җитәкләр дәрәҗәдә түгел, чөнки ул үлгәнче эчә. Урыс авылларына күз салыгыз. Бер юньле авыл юк бит! Татарстанда урыс авыллары берникадәр Лаеш белән Алексеевски районнарында гына сакланган. Үзебезнең татар халкына килгәндә, ул инде беркемгә дә ышанмый. Путин өчен тавыш бирсә дә, Путинда да, Шәймиевтә дә, Миңнехановта да эше юк, чөнки халык үзенә генә таянып яшәргә күнеккән. Хөкүмәттән берни көтми ул.

Александр Салагаев: Хәзерге вакытта Русиянең ассиметрик этнофедерация булуы күп кенә төбәкләрне канәгатьләндерми. Андый төбәкләрдә “Бердәм Русия”нең дә, Владимир Путинның да рейтинглары бик түбән. Өстәвенә республика белән өлкәләрнең социаль-икътисади үсеше нык аерылып тора һәм әлеге аерма гел арта килә. Путин милли республикаларны юк итәргә теләсә дә, бу аның өчен шактый куркыныч адым, чөнки нәкъ менә милли республикалар аның өчен тавыш бирә, ә руслар яшәгән төбәкләр аның артыннан иярмәскә дә мөмкин.

– Сайлаулар гадел узар дип уйлыйсызмы?

Зәки Зәйнуллин: Русиядә гадел сайлауның беркайчан булганы юк. Хәрәмләшү ким дигәндә 35% булыр дип уйлыйм.

Александр Салагаев: Бу сорауга җавап бирдем инде.
XS
SM
MD
LG