Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция золымына каршы чара тоткарлаулар белән тәмамланды


Чарада катнашучылар эчке эшләр министрлыгына таба юнәлгәч, полиция аларның юлын япкан, чуалышлар башланган.
Чарада катнашучылар эчке эшләр министрлыгына таба юнәлгәч, полиция аларның юлын япкан, чуалышлар башланган.

18 мартта Казанда полиция золымына каршы чарада йөзгә якын кеше катнашты. Чараны оештыручы берничә кеше тоткарланган.

Якшәмбедә Казанда берничә көн элек «Дальний» полиция бүлегендә җәзалаудан соң вафат булган Сергей Назаровны искә алу чарасы үтте.

«Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы» оешма һәм Казанның Ватандашлар берлеге оештырган чарада йөзгә якын кеше катнашкан.

Чарада катнашучылар Ирек мәйданына чәчәкләр, шәмнәр һәм хокук саклаучылар кулыннан төрле вакытларда үлгән кешеләрнең сурәтләрен тотып чыккан.

Чыгыш ясаучылар хокук саклау оешмаларындагы башбаштаклык, әхлаксызлык, хакимиятләрнең моңа күз йомуы турында ачынып сөйләгән, полиция корбаннары булган кешеләр турында мәгълүматлар китергән.

Яманаты таралган «Дальний» бүлегендә үзе дә золым корбаны булган Алия Садыкова үзенең чыгышында "Без бу турыда сөйләмәсәк, бу вәхшәт беркайчан да бетмәячәк" дигән.

Чыгышлардан соң оештыручылар шампан шешәсе һәм матәм бәйләме алып эчке эшләр министрлыгына таба юнәлгән. Полиция, бу митинг һәм йөреш рөхсәт ителмәгән дип, аларның юлын япкач, чуалышлар башланган.



Эчке эшләр министрлыгы сәхифәсендә әйтелгәнчә, барлыгы сигез кеше тоткарланган, аларга тәртип бозулары турында беркетмәләр төзелгән.


52 яшьлек Сергей Назаров үлеменнән соң Казандагы «Дальний» полиция бүлегенең яманаты бар илгә таралды. Казанның бер кибетендә телефон урлауда гаепләнгән Назаров 9 март көнне шушы бүлеккә китерелгән. Сорау алудан соң хастаханәгә озатылган һәм алган җәрәхәтләрдән шунда вафат булган. Үләр алдыннан ул туганнарына полициядә кыйналуы һәм көчләнүе турында хәбәр итеп өлгергән.

Бу җәнҗалдан соң «Дальний» бүлегенең биш элекке хезмәткәре эштән алынды, аларга гаепләүләр белдерелде. «Дальний» бүлеге таркатылды.

Шимбә көнне Казанга Русиянең тикшерү комитетының махсус төркеме килеп тикшерү эшләре башлады.
XS
SM
MD
LG