Бастрыкин белән күрешергә килүчеләр – полициядә җәберләнгән кешеләрнең якын туганнары. Бер ханым ак тасма тагып “Татарстанда шешә хокукы!” (“В Татарстане бутылочное право!”) дип кычкырып йөрде.
“Мин күргәннәр биш китап язарлык”
Гөлсирень Галиева гаиләсе белән булган хәлләрне сөйләү өчен Казанга Әлмәттән үк килеп җиткән. “Әй, балакаем! Мин күргәннәр биш китап язырлык”, диде ул ачынып.
2009 елда Гөлсирень апаның олы малае Марат Ханнанов йортын сатарга карар итә. “Без ул йортны кредитка кереп, 20 еллап төзедек. Соңыннан аны сатарга булдык. Әлмәтнең җинаятьләрне ачыклау бүлеге хезмәткәре Шамил Зәһретдинов улымнан акча таләп итә башлады. Йортны тартып алу белән янады. Улым моңа түзеп тормады, Зәһретдиновка шикаять язды”, дип сөйли 70 яшьлек Гөлсирень ханым.
“Белгән кешеләр шунда ук: улың белән бер-бер хәл булыр, сакланыгыз, диделәр. Һәм озак та үтми, улымны хатын-кызны кыйнауда гаепләделәр. Гәрчә ул хатын-кыз кыйналган көнне Марат Уфада булган булса да, аны кулга алдылар. Улым үз гаебен танымады, билгеле. Шуннан соң аны полиция бүлегендә бикләгәннәр дә Зәһретдинов улымны противогаз белән буа башлаган. Шундый җәберләүләргә түзә алмыйча, инвалид улым кала бит дип, Марат гаебен таный торган кәгазьгә кул куярга мәҗбүр булган.”
Мәхкәмә Марат Ханнановны биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарган. Аның 4 яшьлек улы (ул – инвалид, аякларында чир бар) һәм 20-яшьлек кызы бар.
Гөлсирень апа сөйләвенчә, соңыннан Зәһретдиновны рейдерлык гамәлләр кылган өчен кулга алганнар. “Тикшерү инде 9 айлап бара, әле очы-кырые күренми. Мөгаен, эшне ябып куярлар да, Зәһретдиновны иреккә чыгарырлар”, ди ул.
“Язмаган хатлар, мөрәҗәгать итмәгән инстанцияләр калмады. Әлмәткә язабыз – алар Казанга юллыйлар. Казанга барабыз – алар гозеремне кире Әлмәткә төшерә. Менә бүген Бастрыкинга өмет итеп яңадан Казанга килдем”, дип ачынып сөйләде Гөлсирень апа.
"Китегез генә, юлыгызга акча җыярбыз"
Татьяна Бордукова Башкортстанның Белорет районыннан, Казанның Зур Кызыл урамында урнашкан бина янына иртәнге сәгать 7дә үк килеп баскан.
“Безнең республикада полициядә коточкыч ришвәтчелек. Бер кул икенчесен юа. Урманнарны юкка чыгаралар. Ул эштә Башкортстаннан сенатор булып эшләүче Анатолий Бондарчукның да катнашы бар. Урман киселешен Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин “каплап тора”. Ә миңа һәм минем гаиләгә карата булган җинаятьләр артында Белорет районы прокуроры Әмиров тора”, дип сөйли Татьяна.
Татьяна ханым машинасында барганда ике тапкыр казага юлыга, гаиләсен йорттан куып чыгаралар, малларын суялар, мәхкәмә карары белән ул үзенең милке булган фатирыннан пропискадан төшерелә. Районда хуҗалык тауарлары кибетен ачып җибәргәч, ул кибетне юк итәләр.
“Болар барысы да 2009 елда башланды. Мин улыма җир кишәрлеге сатып алган идем. Ул кишәрлекне рәсмиләштерә башлагач, андагы урманның инде сатылганын белдек. Ул сатылган урман авылда яшәүче һәр кеше исеменә язылган икән. Ә кешеләр ул хакта берни белми. Мин тавыш куптаргач, “маҗараларым” башланды да инде.”
Соңыннан Голикова Белорет районы хакимияте башлыгы Соколовның эшеннән алынуына ирешә.
“Мин Уфага да, Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итеп карадым. Бөтен хатлар өстән аска төшә, ә җирле хакимият мине эзәрлекли. Белорет полициясе башлыгы Динат Акучуков миңа ачык текст белән әйтте: зинһар, Башкортстаннан китегез, без сезгә бөтен бүлек белән юлга акча да җыярбыз, диде.”
Ломга бәйләп куйганнар
Илдархан абыйның 19-яшьлек малае Казан рестораннарының берсендә бармен булып эшли. Үзе Васильевода тора. Эштән өйгә электричка белән кайтып йөри. 2011 елның ноябрь кичендә поезд көткән вакытта ул Казан тимер юл вокзалына кереп җылынырга тели. Ләкин полиция хезмәткәрләре аны вокзал бинасына кертми. Егет тота да бу хезмәткәрләргә шикаять яза.
“Ике атнадан соң улым эшләгән ресторанга полиция килеп, аны кулга алдылар. Улым хәзер кеше үтерүдә гаепләнә. Полиция бүлегендә аны ломга асып куеп, тулысынча чишендереп, бармакларын кисү белән янаганнар. Без полиция хезмәткәрләрен мондый вәхшилек өчен мәхкәмәгә бирергә теләп гариза язган идек. Безгә “Сез ялган күрсәтмәләр бирәсез” дип янадылар. Улым инде дүртенче ай рәшәткә артында. Мәхкәмәнең кайчан буласы билгеле түгел”, дип сөйләде Илдархан абый.
Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе бинасына Александр Бастрыкин белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Машинадан чыгуга Илдархан абый аның янына ябырылып, булган хәлләрен елый-елый сөйләп бирде.
“Рөстәм әфәнде улымның эшен шәхси контрольгә алам дип вәгъдә итте”, диде Илдархан абый.
Илдархан абый сүзләренчә, аның улына гаепне полиция хезмәткәрләренә шикаять язган өчен такканнар.