Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда митингка чыгучылар 1 мең сум штрафка тартылды


Полиция золымына каршы митинг, Казан, 18 март 2012
Полиция золымына каршы митинг, Казан, 18 март 2012

18 мартта Казанда полиция золымына каршы оештырылган митингта кулга алынганнарның эшләре сишәмбедә мәхкәмәдә каралды. Иван Реут һәм Михаил Шаровка берәр мең сум штраф салынды.

Якшәмбедә Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан соң полиция 10 кешене тоткарлады. Икесен соңрак хастаханәгә илттеләр һәм алар шуннан өйләренә кайтып китте. Максат Хәкимов белән Борис Бегаевны төнге сәгать 11дә иреккә чыгардылар.

“Максат Хәкимов тә, Борис Бегаев та – хәлиткеч тавышлары булган сайлау комиссияләре әгъзалары. Канун буенча аларны 27 мартка кадәр гомумән кулга алырга ярамый. Ләкин Казан полициясе моңа игътибар итеп тормады. Шулай да, без аларны якшәмбе кичендә үк иреккә чыгара алдык”, - дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Казанның гражданлык берлеге активисты Ләйсән Исмәгыйлева.

Шулай итеп, калган 6 тоткарланган кешенең эшләре 19 мартта каралырга тиеш булган булса да, мәхкәмә утырышы дүшәмбе көнне булмады.

“Без мәхкәмә бинасында иртәнге 9дан бирле көтеп утырдык. 8 сәгать көттек! Бернәрсә булмады. Көндезге сәгать 4тән соң кулга алынганнарның яшәгән урыннарына җибәреләчәге билгеле булды. Без Груздев урамындагы мәхкәмә бинасыннан Космонавтлар урамындагысына киттек”, - дип сөйли 20 яшьлек Владимир. Ул – тоткарланган Иван Реутның якын дусты.

Нәтиҗәдә мәхкәмә бүген, 20 март көнне генә булды. Иван Реут белән Михаил Шаровның эшләре тыңланганнан соң, икесе дә рөхсәтсез оештырылган митингта катнашуда һәм полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүдә гаепле булып танылды. Моның өчен хөкемдар егетләрнең һәр икесенә берәр мең сум штраф түләтте.

Уңда - Ләйсән Исмәгыйлева
Уңда - Ләйсән Исмәгыйлева
“Иң мөһиме, егетләрне иреккә чыгара алдык. Кичә мәхкәмә утырышы булмагач, аларны яңадан Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә ябып куйганнар иде. Без Ләйсән Исмәгыйлева белән шунда килеп тавыш куптаргач кына, аларны иреккә чыгардылар. Ичмасам, бүгенге мәхкәмә алдыннан алар өйләрендә кунды”, - ди Владимир.

Витольд Филипповның да эше бүген каралырга тиеш булган икән. Ләкин полиция хезмәткәрләре аның эшен мәхкәмә бинасын алып килергә өлгермәү сәбәпле, эшне кичектереп торырга булганнар. Кайчанга кадәр – анысы билгесез.

Калган өч тоткарланган кешенең эшләре киләсе ике атна эчендә каралачак. Сергей Москалёв мәхкәмәгә – иртәгә, Лилия Садыйкова – 26 мартта, ә Артур Гыйматдинов 4 апрельдә киләчәк. Хәзер алар барысы да иректә.
“Иван белән Михаилга штраф түләткән кебек үк, калган гаепләнүчеләргә дә штраф булыр дип уйлыйм”, - ди Ләйсән Исмәгыйлева.

Полициягә каршылык күрсәтүдә гаепле дип танылган Иван Реут үзенең гаебен тулысынча инкарь итә. “Мине митингтан китеп барганда кулга алдылар. Мин гомумән полиция хезмәткәрләренә аркам белән борылган идем”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG