Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда туристлык күргәзмәсе ачыла


Рамил Мифтахов (с) һәм Сергей Иванов
Рамил Мифтахов (с) һәм Сергей Иванов

19 апрельдә Казанда “KITS-2012” халыкара туристлык һәм спорт сәнәгате күргәзмәсе ачыла. Ике көнлек чараның максаты – Татарстан халкын Русиядә, чит илләрдә ял итү мөмкинлекләре белән таныштыру һәм бер үк вакытта эчке туризмны үстерү юллары белән чит ил туристларын Татарстанга җәлеп итү.

Узган ел уздырылган беренче күргәзмәдән аермалы буларак быелгы күргәзмәгә Татарстан һәм Русиядән 188 компания катнашырга теләк белдергән. Былтыр бу сан 165 булган.

Шулай ук Казакъстаннан һәм Украинадан да ширкәтләр, ә Италия һәм АКШтан вәкиллекләр катнашачак. Күргәзмәгә 1 меңнән артык туристлык ширкәте вәкилләре килер дип уйланыла.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов, күргәзмә белән чит илләрдәге ял итү урыннарын якыннан танып булачак дип әйтсә дә, Татарстанның эчке туризмы нинди вазгыятьтә соң?

Узган ел “Булгария” корабы батканнан соң Идел буенча сәфәрләргә чыгучылар кимегәнме, әллә инде туристлар санында үзгәреш булмаганмы?

Матбугат конференциясенә катнашкан журналистлар бу хакта түрәнең үзеннән сорады.

Сергей Иванов: "Булгария фаҗигасе круиз турларына тәэсир итмәде"

Илһамланып иртәгә ачылачак күргәзмә турында сөйләгән Сергей Иванов бу сорауга җавап бирер алдыннан бермәл тукталып калды. Көтмәгән иде булса кирәк. Шулай да җавапламый булдыра алмады.

Аның сүзләренчә, Идел буенча кораб сәяхәтләренә чыгарга теләүчеләр саны, узган елгы күрсәткечләр белән бертигез дәрәҗәдә икән.

“Бераз гына кимү булса да, бу күрсәткеч алай ук сизелерлек түгел”, дип белдерде ул.

Министр урынбасары, сүз кораб сәяхәтләре турында чыккач, быел Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәтләр уздырыла башлаячак, дип тә өстәде.

Аның сүзләренчә, быел Зөя утрау-шәһәрчегендә “Ат утары” ачылачак. Аның эчендә ресторан, тимерче алачыгы кебек туристларның игътибарын җәлеп итә торган урыннар булачак. Шулай ук анда быелдан башлап төрле фестивальләр, бәйрәмнәр дә оештырылачак икән.

Болгарда быел “Икмәк” музее ачылачак. Шулай ук хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетендә торучы дөньяның иң зур Коръәне дә Болгарга күчереләчәк.

“Болар Татарстанга килгән туристларда зур кызыксыну уятачак. Болардан тыш, без эчке туризмны үстерү өчен республикадагы районнар белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Күргәзмәдә Татарстанның 15 районы үзләренең туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк”, дип белдерде ул.

“Татарстан белән Европа туристлары ныграк кызыксына”

Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов сүзләренчә, республикага күбрәк Европа илләреннән килергә теләк белдерәләр икән.

“Бигрәк тә Германия туристлары зур кызыксыну күрсәтә. Чит ил туристлары Казан, Болгар, Алабуга, Зөя утрау-шәһәрчегендәге тарихи урыннар белән кызыксына. Быел чит ил туристлары саны 10-12 %ка артыр дип көтәбез. Читтәге туристларны Татарстанга җәлеп итү бик кыен. Моннан 5 еллар чамасы элек Татарстанны Казакъстан белән бутыйлар иде. Халыкара туристлык күргәзмәләре оештырып, чит илләрдәге әлеге күргәзмәләргә үзебез катнашып, хәл уңай якка үзгәрә башлады. Туристлар белән һәрдаим эшләргә кирәк. Тамчы боз ярган кебек, даими эшләү үз нәтиҗәсен барыбер китерә. Чит ил туристларын Татарстанга җәлеп итеп, без икеләтә отабыз. Беренчедән, алар монда татар халкының яшәвен, мөселман диненең булуын белә, ә икенчедән, килгән туристлар Татарстан казнасына акча калдырып китә”, дип белдерде Рамил Мифтахов.

Шуны да әйтергә кирәк, быел Татарстанның эчке туризмын таныту максатыннан “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә яңа тапшыру эфирга чыга башлаячак.

Сергей Иванов бу тапшыруның проект рәвешендә генә булмавын, ә аның тәмамлану алдында торуын да үз сүзләренә өстәде.
XS
SM
MD
LG