Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак тасма" хәрәкәте Чаллыга да җитте


.”Ак тасма” хәрәкәте җыены. Чаллы, 17 май 2012 ел
.”Ак тасма” хәрәкәте җыены. Чаллы, 17 май 2012 ел

Русиянең эре шәһәрләрендә “Ак тасма” чарасы бара. Мәскәүдә бу хәрәкәт “Чиста күлне яула” исеме астында уза. Чаллылар да шушы акциягә кушылып, “Тукайны яула” дигән чараны башладылар.


Чаллыдагы “Ак тасма” хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр арасында Раушан Вәлиуллин да бар. Узган сайлаулар барышында ул коммунистлар фиркасе ягыннан күзәтүче булды, сайлаудагы хәрәмләшүләр уңаеннан да каршылык чараларында даими катнашып килде.

“Тукайны яула” хәрәкәте җыеннарында Чаллы ТИҮ вәкилләре дә катнаша. Алар бу җыенның күпчелеген тәшкил итә дияргә дә мөмкин. Мәсәлән, 17 майда Тукай һәйкәле янында булган чарада 20-25 кеше катнашса, шуларның яртысы ТИҮ вәкилләре булгандыр. Бу көнне әлеге оешма рәисе Рафис Кашапов Тукай һәйкәленә ак тасма бәйләп куйды.

Тукай һәйкәле янында барган җыеннарның максаты хакында без кайбер катнашучыларның фикерләрен белештек.

Раушан Вәлиуллин (с) һәм Рафис Кашапов
Раушан Вәлиуллин (с) һәм Рафис Кашапов
“Бу чара дүрт көн рәттән уза. Максатыбызга килгәндә, Чаллыда яшәүчеләргә, күршеләребезгә мөрәҗәгать итә алабызмы, алар белән фикер алышу мөмкинме, теге яки бу уңайдан сүзебезне әйтә беләбезме, менә шуларны ачыклау.

Президент инаугурациясе көннәре вакытында зур калаларда кешеләрне полиция алып китеп ябып куйды. Болар сайлау нәтиҗәләрен танымаган халык иде. Менә шуннан соң “яула, яулап ал” акцияләре башланды. Мәскәүдә “Чиста күлне яула”, Петербурда “Исаак мәйданын яула” дигән хәрәкәтләр барлыкка килде. Мәскәү халкы казакъ шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәле янына да җыелды һәм бу чара “Абайны яула” дигән исем алды. Ә без Чаллыда Тукай һәйкәлен сайладык һәм акцияне “Тукайны яула” дип атадык. Шуның белән халык аңын уятырга, фикерләргә этәрергә тырышабыз”, ди Раушан Вәлиуллин.

Рафис Кашапов Тукай һәйкәленә ак тасма бәйли
Рафис Кашапов Тукай һәйкәленә ак тасма бәйли
“Мәскәүдә, Петербурда булган чараларның да башлангыч чорында халык аз булды. “Ак тасма” хәрәкәтен җәелдерү зарур. Узган сайлауларда зур хәрәмләшүләр булды. Бар Русия халкы моны белә. Без бу хәрәкәткә коммунистлар да, ЛДПР, “Гадел Русия” фиркаләре дә кушылыр дип ышанабыз. Бергәләп эшләгәндә бу хәрәкәт күтәрелер.

Ә инде минем Тукай һәйкәленә ак тасма бәйләвемә килгәндә, Тукай үз иҗатында думаны нык тәнкыйть иткән, думачылардан көлгән, аларны мыскыл итеп язган. Изелгән халыкны дума якламаган. Тукай чорындагы вазгыять хәзер дә үзгәрмәде, алдашу бара. Ул чорда да көрәшчеләр булган, Тукай көрәшкән. Ак тасма хәзер дә аның дәвамчылары булуын искәртеп торыр”, дигән фикердә Чаллы ТИҮе рәисе Рафис Кашапов.

“Русиядә элек тә, хәзер дә гражданлык җәмгыяте булмаган. Шуңа узган гасырның 30нчы елларында халыкны күпләп юк итүгә юл куелган. Гражданлык җәмгыяте булмагач, кешеләр бер-берсен яклый алмаган. Шул җәмгыятьне төзеп, нахакка рәнҗетелүчеләрне якларга кирәк”, дип саный Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов.

Рафис Кашаповның Тукай һәйкәленә ак тасма бәйләп куюына риза булмаучылар да булды.

“Тасма тагу һәйкәлне чуарлау була, мәгънәсен күрмим. Мин бу гамәлгә каршы”, дип белдерде безгә Арча якларында туып үскән, хәзер Чаллыда яшәүче Рәсимә Сәрвәрова.

“Ак тасма” чарасы 12 июньгә кадәр барачак дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG