Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин: "Безнең койма язулары низаг тудырмый"


24 апрельдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге язган язу. Наил Нәбиуллин фотосы
24 апрельдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге язган язу. Наил Нәбиуллин фотосы

25 майда “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзалары Наил Нәбиуллин һәм Фәнил Гыйләҗевка төзелеш диварларына Тукайга кагылышлы язулар язган өчен административ эш кузгатылган. Егетләр Казанның административ комиссиясе карары белән килешми, бу карарны мәхкәмәгә бирергә җыена.


24 апрель төнендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләренең Казанның төзелеш диварларына графит язулар язганнары өчен полициянең тоткарлавы турында хәбәр иткән идек. Хәзер инде бу егетләрнең икесенә дә 2500әр сумлык административ җәза түләү өчен кәгазь тапшырганнар. Бу документта административ җәза Казанның тышкы күренешенә зыян салган язмалар язган өчен бирелә дип язылган.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казан административ комиссиясенең бу карары белән килешмәвен белдерде.

Безнең эшебез изге гамәл”

“Безнеңчә, “Тукай исән” дигән язу Казанга бернинди дә тискәре йогынты ясамый, киресенчә, безнең язулар халыкны милли тәрбия ягыннан үстерү көченә генә ия”, дип әйтә Нәбиуллин.

Ул Татарстан хөкүмәтенең милли бәйрәмнәргә, Тукай кебек татарның зур шәхесләренә битараф караганы өчен шундый язуларны язарга мәҗбүр калуларына да басым ясый.

Наил Нәбиуллин үзенә салынган җәза белән таныша. Казан, 28май 2012
Наил Нәбиуллин үзенә салынган җәза белән таныша. Казан, 28май 2012
“Без Тукайның туган көне алдыннан халкыбызга аның исемен искә төшерергә теләдек. Бу акциябез шәһәр хакимиятенә карата үзенә күрә бер протест акциясе дә булып тора”, ди ул.

Наил Нәбиуллин үзләренең гамәлләрен вак хулиганлыкка кертми. “Чөнки без беркемгә дә зыян китерерлек гамәл кылмадык. Дөрес, бәлки административ кануннарны бозганбыздыр. Ләкин безнең эшебез – изге гамәл”, дип тә өсти ул.

“Без бары тик “Тукай исән”,”Тукай без сине яратабыз” дип кенә яздык. Һәм шуның өчен безгә җәза бирделәр. Җәзаның күләме мөһим түгел. Ә нәкъ менә позитив фикер тудыра торган язу язган өчен җәза бирүләре сәер. Бу бит бар дөньяга оят. Без әле начар сүз язган булсак бер хәл.

Казан урамнары буйлап әллә нинди “Лень”, “Туфта”, җенси мөнәсәбәткә керү хезмәтләре тәкъдим итә торган телефон номерлары язылган күпме язу бар. Менә шуларны язган кешеләрне тотарга кирәк. Казанның Даурская урамындагы тукталыш белән Әмәт метро тукталышы арасында “Русия руслар өчен” дигән язулар ярылып ята.
Даур урамы белән Әмәт метро тукталышы арасындагы дивардагы "Русия руслар өчен" дигән язу. Наил Нәбиуллин фотосы
Даур урамы белән Әмәт метро тукталышы арасындагы дивардагы "Русия руслар өчен" дигән язу. Наил Нәбиуллин фотосы

Мондый язулар шәһәрнең башка урыннарында да очрый. Ә бит шундый язулар милләтара низаг тудыра. Ә безнең язулар бернинди низаг та тудырмый. Безнең язулар кемгәдер начарлык та теләми, оятсызлыкка да өндәми.

​Менә хәзер барып карасагыз, без язганнарның барысын да бетереп чыкканнар, әмма “Русия руслар өчен” дигән язу ике көн элек кенә үз урынында тора иде. Фотосын да төшереп алдым. Тагын шунысы да бар, без язган язулар вакытлыча урнаштырылган төзелеш коймаларына язылса, башкалар язган язулар кеше яши торган йорт коймаларына язылган. Монысын да онытмаска кирәк”, ди Наил Нәбиуллин.
Казан урамындагы бер диварга язылган "Русиягә дан" дигән язу. Наил Нәбиуллин фотосы
Казан урамындагы бер диварга язылган "Русиягә дан" дигән язу. Наил Нәбиуллин фотосы

Наил үзләренә бирелгән җәзаны түләргә җыенмауларын, бу җәзага карата Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә планлаштыруларын да әйтте.

“Әгәр мәхкәмә безне яклап карар чыгармаса, без Русия югары мәхкәмәсенә, аннан да тиешле нәтиҗәгә ирешмәсәк, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз”, дип белдерде “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе.
XS
SM
MD
LG