Пикетны оештырган мөселманнарга бу юлы Русия һөнәрчеләр берлеге вәкилләре дә теләктәшлек күрсәтте. Чарада “Дин тоткан өчен эзәрлекләү Русия Конституциясенең 19 маддәсенә каршы килә”, “Диндар мөселманнар экстремизм һәм терорчылыкка каршы”, “Русия кануннары - һәркем өчен”, “Рөстәм Миңнеханов, мөселманнарны канунсыз тентүләрдән һәм тоткарлаулардан якла” дигән шигарләр күтәрелде.
Рәмзия батыршина: "Хәзер 1937 ел түгел"
20 июльдә төнге сәгать икедә өе тентелгән һәм улы ике тәүлеккә тоткарланган казанлы Рәмзия Батыршина бу чарага мөселманнарның канунсыз тоткарлануларына ризасызлык күрсәтү өчен килүен белдерде.
“Тәмәке тартмый, аракы эчми, намаз укучы улымны 11 автоматлы иминлек хезмәткәре төн уртасында алып китте. Ишекне ачырга теләмәгән идем, "ватып керәбез" дип кычкыргач, ачырга туры килде. Өйне тентеделәр. Улымның ике дини китабын, телефонын алдылар һәм үзен дә алып киттеләр. Коръәнне дә алырга теләгәннәр иде, сезнең тәһарәтегез юк, дип бирмәдем.
Монда хакимиятнең гаепсез мөселман балаларын яклавын таләп итеп чыктым. Гади кешене бик каты газаплыйлар. Без кемнән яклау сорарга тиеш? Безнең белән беркем дә сөйләшми. Хәзер бит 1937 ел түгел, бер караганда. Ул елларда гына шулай итеп кешене алып киткәннәр дә өенә бүтән кайтармаганнар. Бу вакыйгалардан соң йөрәктә 1937 ел куркуы калды. Мин моннан мөселманнарны берләшергә чакырам”, диде Рәмзия Батыршина.
Рәшит Сафин: "Дөреслек өчен көрәшү кирәк"
Һөнәрчеләр берлеге вәкиле Рәшит Сафин да бу пикетка катнашып мөселманнарга теләктәшлек күрсәтүләрен белдерде.
“Мин дөреслек таләп итәм. Монда үз теләгем белән чыктым. Дөреслек өчен көрәшергә кирәк. Көрәшкән очракта гына җиңүгә ирешеп була”, дип белдерде ул.
Казандагы Ихлас мәчетенең икенче имамы Рөстәм Сафин, “Бу куркыныч вакыйгалардан соң ислам өммәтенә битараф калу хәрәм. Әлеге чарага тоткарланган мөселманнарны яклау максатыннан чыктык”, диде.
"Һөҗүмнәр артында Мәскәү кулы сизелә"
Рөстәм Сафин 19 июльдәге Татарстан дин эшлеклеләренә карата һөҗүмнәрне мөселманнар эшләмәвен һәм эшли алмавын да бәян итте. Һөҗүмнәрне кемнәр оештырган була алуына карата ул үз фаразы белән дә уртаклашты.
“Бу эш - бик зур сәясәт уены. Мөселман мөселманга каршы кул күтәрә алмый. Бу теракт алдан яхшылап әзерләнгән. Һөҗүмне профессионаллар эшләгәне дә күренеп тора. Монда сәбәп финанс та, Идел-Хаҗ мәсәләсе дә түгел дип уйлыйм. Монда халыкның фикерләрен икенче якка юнәлдерү бара. Мин моны Мәскәү сәясәте дип уйлыйм, башкача түгел”, дип белдерде ул.
Пикет бер сәгать чамасы дәвам итте. Тәртип бозулар күзәтелмәде.