Русия дәүләт думасы түрә балаларына чит илләрдә белем алуны тыю мәсьәләсен карый. Думада “Русиядә сивиль дәүләт хезмәте турында” канунга шундый үзгәрешләр кертү турында сүз бара. Хәзер каралучы канун өлгесе түрәләргә һәм аларның туганнарына читтә дәвалану яки белем алуны тыймый. Думаның Конституцион канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәис урынбасары Вячеслав Лысаков әйтүенчә, икенче укылышка кадәр аңа түрә балаларына кагылышлы үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.
“Кеше ниндидер югары материяләр һәм ватанпәрвәрлек турында сөйли, ә үзенең балаларын укырга чит илгә җибәрә”, ди Лысаков.
“Әгәр кеше хакимиятне вәкиллек итә икән, ул гади ватандашларга караганда әхлаклырак булырга тиеш. Мәгарифкә килгәндә, бу мантыйкка туры килә, әгәр син ватанга хезмәт итәсең икән, син үзеңне һәм балаларыңның тормышын Русия Федерациясендә планлаштырырга тиеш. Түрә балаларына читтә укуны тыю алар ватан өчен эшләсен һәм тормыш планнарын Русия белән бәйләсен өчен эшләнә. Бу идеянең нигезе бар, бәлки, ул тиздән канун үзгәреше буларак расланыр һәм тикшерелеп кабул да ителер”, ди ул.
Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, әгәр дә берәр түрә баласы үзенең сәләтен күрсәтеп дәүләт гранты алса, андыйларга читтә уку рөхсәт ителәчәк.
Нәтиҗәле сәясәт вакыфы президенты Глеб Павловский мондый үзгәрешләрнең бер файдасы да юк, дигән фикердә.
"Янәсе коррупциягә каршы дигән булып күз буяучы мондый чараларга балаларны тартуга мин кискен каршы. Монда балаларның бер катнашы да юк, балалар үзләренә кайда яхшы булса, шунда укый ала һәм шунда укысыннар да. Бу бик тә ясалма һәм ялган тема, түрәләрнең чын милкенә, бюджеттан урлашуларга һәм хатыннары, якыннары исеменә язылган ширкәтләргә моның бер катнашы да юк”, ди Павловский.
Күтпән түгел генә “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре түрәләргә чит илдә күчемсез милек сатып алуны һәм банк хисаплары ачуны тыючы канун үзгәреше керткән иде.
“Эхо Москвы” журналисты Владимир Варфоломеев исә “Русияне караңгы урта гасыр дәүләтенә әверелдерү сәясәте алып барылуны” истә тотканда бу үзгәрешләр мантыйкка сыешлы дигән фикердә.
Федерация шурасының Фән, мәгариф, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Руслан Гаттаров “Миндә Дума тиздән дәүләт хезмәткәрләренә һәммә нәрсәне тыячак дигән хис бар. Күрәсең, депутатлар читтә күчемсез милек сатып алуны һәм акчаларны чит илдә саклауны тыю белән генә чикләнеп калмаячак. Хәзер алар дәүләт хезмәткәрләренең балаларына Русиядән читтә укуны тыярга телиләр, моннан соң, бәлки, анда ял итүне дә тыярлар, ә коммунистлар үз чиратында, “тимер пәрдәне” кире кайтарырга теләрләр. Нәтиҗәдә һәммә нәрсә тыелачак һәм бөтен кеше өчен дә тыелырга мөмкин, чөнки түрәләрдән башладылар, ә кайвакытта булганча, туктарга оныталар да, кизәнәләр һәм... барлык ватандашларны “каплап куялар” ди Гаттаров.
Федерация Шурасындагы Башкортстан вәкиле, Саклану һәм иминлек комитеты рәис урынбасары Рудик Искужин гомумән алганда бу тәкъдим белән килешсә дә, алай ук кырт кисмәскә кирәк дигән фикердә. Искужин төрле дәрәҗәдәге түрәләр өчен шартлар төрле булырга тиеш, дип исәпли. Шул ук вакытта ул барлык түрәләрнең дә балаларын читтә укуны тәмамлагач Русиягә кайтару яклы. Дәүләт хезмәтендә югары дәрәҗәдә эшләүче түрә балаларының чит илдә эшләве шактый сәер һәм стратегик яктан бик үк дөрес булмас иде, дигән фикердә ул.
“Икенче яктан караганда, бер төбәк икенчесеннән аерыла. Мәскәүдә югары уку йортлары бик күп, минем Башкортстан республикасында андый төрлелек юк. Ә кайбер төбәкләрдә укырлык урын бөтенләй юк – андый очракта нишләргә? Моннан тыш дини белемне чит илдә алу гадәте дә киң таралган. Башкортстаннан, мәсәлән, хәзер 20 кешелек яшьләр төркеме Мароккога китте”, ди Искужин.
Соңгы елларда күп кенә Русия түрәләренең балалары көнбатыш илләрендә белем алды. Русиянең элекке президенты Борис Ельцинның оныгы, кече Борис Ельцин Британиядә белем алды. Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кызы Екатерина Нью-Йоркның Колумбия университетын тәмамлады. Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенконың улы Сергей Матвиенко да Калифорниядә укыды.
Ул арада Lifenews.ru сәхифәсе “Бердәм Русия” фиркасенең түрәләр белән чит ил ватандашлары арасында никахларны тыярга җыенуын да хәбәр итте.
Әлеге канун өлгесен әзерләгән Евгений Федоров әйтүенчә: “Әгәр дә түрәнең хатыны яки ире чит ил ватандашы булса, димәк, ул кешенең түрә вазифасында эшләргә хокукы булмаячак һәм, әгәр дә чит ил кешесенә өйләнергә теләсә, вазифасын бушатырга тиеш булачак. Бу түрәнең эшендә чикләү булачак, алар хәзер дә күп. Хәзер дәүләт серләре һәм яшеренлек белән бәйле түрәләр чи ил ватандашлары белән гаилә кора алмый”.
Федоров яңа канун кабул ителгән очракта ул барлык дәрәҗәдәге түрәләргә дә кагылачак һәм бу чит ил кешесе белән гаилә корган түрәгә чит илдән басым ясау мөмкинлеге булдырмау өчен эшләнә, ди.