Август башында Омски шәһәренең 296 еллыгын бәйрәм итү алдыннан соңгы 10-15 елда барлыкка килгән бистә бәйрәме оештырды. “Загородный” дип аталган бу бистә Омскиның бер читендә урнашкан. Халык телендә татар авылы дип тә йөртелә икән, чөнки монда яшәүчеләрнең 40 проценттан артыгы татарлар.